Урак тег белән яңалыклар
-
Студентлар да, укучылар да – уракта
Районыбызда тулы куәткә урак эшләре бара. Сезгә Яңа поселогы мәктәбе каршында эшләүче яшь хәбәрчеләр түгәрәге әгъзасы Рената Салихованың язмасын тәкъдим итәбез.
-
Фермер Миңнеханов сугарулы мәйданнарда гектарыннан 45 центнер уңыш ала
Фермер Минталип Миңнеханов районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлады. 300 гектарда игелгән бодай һәм арыштан тулаем 900 тонна бөртек җыеп алган. Уракны аяз көннәрдә тәмамлап, дәүләткә 700 тонна сыйфатлы ашлык тапшырды. Корылык ел өчен уңышы бик яхшы. Хуҗалыгы буенча уртача гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Сугарулы мәйданнар гектарыннан 45 центнер уңыш...
-
Уракта кем ничек эшли?
Хуҗалыклар Барлык бөртеклеләр барлык мәйдан, га теземгә салынган, га суктырылган, га бер көнне күпме мәйдан суктырылган, га суктырылган гомуми уңыш, цн бер көнне күпме ашлык суктырылган, цн бер гектарга уртача уңыш,ц/га "Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖ 1610 400 400 40 8350 1841 20,9 "Гигант" ҖЧҖ 1010 350 350 39 7647 597 21,8...
-
«Кама» агрофирмасы кырларында яшьләр эшли
"Кама" агрофирмасында иген культуралары 17325 гектар җир били. Бүгенге көнгә шуның 2726 гектары җыеп алынган. Дөрес, соңарып килгән яңгырлар эшне бераз тоткарлый. Әмма агрофирма кырларында комбайннар гөрелтесе тынып тормый.
-
“Азык-төлек корпорациясе” урып-җыюга ныклы әзерлек белән кереште
Атна башында районда урак башланып китте. Иң беренче булып бу эшкә "Гигант", "Чаллы-яшелчәсе", "Алмаз", "Вилданов", "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары кереште. Алар кырларга чыгып, арыш чабарга, суктырырга керештеләр. Бүгенге көндә "Ярыш", "Гигант" - 80-81, "Вилданов" - 58, "Азык-төлек корпорациясе" 40 гектарда арыш уңышын суктырды. Урак алдыннан, районның авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия...
-
Быелгы уракта һәр кырда эшне оештыру буенча аерым алымнар кулланырга туры киләчәк
Быелгы уракта һәр кырда эшне оештыру буенча аерым алымнар кулланырга туры киләчәк, диелде кичә иртәнге якта "Гигант" хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә. Бу - игеннәрнең торышы белән бәйле. Көзге культуралар яздан ныгып калырга өлгерде, ә менә яз көне чәчелгән бодай, арпа дым җитмәгәнлек белән кызу кояш астында көйде. Үсемлекләр җирдән нибары 10-15...
-
Кечкенә дә, төш кенә “Ирек”
Район кырларында игеннәрнең күп өлеше җыеп алынды, "Чаллы яшелчәсе", "Гигант", "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге, "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Вилданов" КФХ хуҗалыклары урып-җыюны тулысынча төгәлләделәр. Калганнары да финиш сызыгына якынлаша. Урыннарда эшнең ничек оештырылуы район хакимиятенең даими күзәтүендә. Сишәмбе көнне муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев "Ирек" һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда булып, урып-җыюның барышы...
-
Уракта кем ничек эшли?
-
Уракта кем ничек эшли?
-
Бөртеклеләрне урып-җыюда район комбайнчылары ничек эшли?
Хуҗалык комбайнчының исем-фамилиясе Комбайнның маркасы Суктырылган (цн) Барлыгы бер көнгә "Чаллы яшелчәсе" Коршунов Александр ДОН-1500 7201 352 * Яруллин Риназ ДОН-1500 7313 431 Шәвәлиев Фәнис ДОН-1500 5723 382 Баринов Анатолий ДОН-1500 4887 148 Нуртдинов Рәсим ДОН-1500 5752 380 "Гигант" Камалиев Илгизәр АКРОС 14831 * Миннегалиев Флорис АКРОС 12701 Ширчиков Алексей...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Төп бурыч – уракны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү”
8 август көнне районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Нургали улы бу көнне Тукай, Минзәлә, Мөслим районнарында урып-җыюның барышы белән танышты. Вертолетта очып иген кырларын караганнан соң, безнең районда "Агрокөч төркеме" нең "Кама" агрофирмасы орлыкчылык заводында булды, Мус. Завод авылы янәшәсендәге кырда хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, җирлек башлыклары белән очрашты.
-
Яшьләр булган җирдә өмет бар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 августка райондагы бөртекле культураларның яртысыннан күбрәге, 55 процент мәйданда игеннәр урып-җыелды. Арыш, борчак, солы, тритикале культуралары тулысынча җыеп алынды. Хәзер көзге бодайның, арпаның соңгы гектарлары урыла. Комбайнчылар сабан бодае басуларына күчтеләр. Районда бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,5 центнер. "Гигант" хуҗалыгы беренчеләрдән булып...
-
Ветераннар һаман сафта
Район ветераннар җәмгыяте авыллардагы өлкәннәрне урып-җыю эшләрендә булдыра алганча ярдәм итәргә чакырды. Ветераннар андый вакытта, гомумән, битараф кала алмый. Өлкәннәрнең кайберләре кулына көрәк, себерке тотып ындыр табагында эшләсә, икенчеләре җыр-бию белән хезмәт кешесенең кәефен күтәрә. Түбән Суыксу авылы ветераннарының "Яшь йөрәкләр" ансамбле Түбән Суыксу, Куады ындыр табакларында чыгыш ясый, дип...
-
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю барышы белән таныша
Бүген районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килә. Рөстәм Нургалиевич эшлекле сәфәре барышында Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында урып-җыюның барышы белән таныша. Безнең районда ул орлыкчылык заводында, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте кырларында булганнан соң, район активы белән очрашачак.
-
Флүс Исрафилов – иң күп ашлык суктыручы
"Камская Нива" агрофирмасы - районда бөртеклеләрне иң күп мәйданнарда игүче хуҗалыклардан. 7756 гектардагы басулар бөтен район территориясенә таралган дисәк тә ялгыш булмас. Ләкин игенчелек технологиясе югары булган, урып җыю комплекслары заманча тиз йөрешле, маневрлы 12 комбайн һәм 36 Камаз машинасы белән тәэмин ителгән хуҗалык өчен бу кыенлык түгел.