Тукай районы тег белән яңалыклар
-
Балаларның күңелләре булды
«Библиосумерки – 2018» бөтенроссия акциясе кысаларында Теләнче Тамак авылының китапханәсендә «Безнекеләрне укы – безнекеләрне бел!» дип исемләнгән чара узды.
-
Балык тотучылар үзләре «ятьмәгә» эләккән
28 апрельдә хокук саклаучылар Куйбышев сусаклагычы янында кысла тоту җайланмасы куйган ике ир-атны тоткарлаганнар.
-
Хатларда – аналар сагышы
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел тулды. 9 Май – Җиңү көне – иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Сугыш тәмамланган көн күпләребезгә шатлык алып килсә, әле кайгы көне дә ул. Мин дә белгәннәремне, туган-тумачаларымның сугыш михнәтләрен күргәннәрен сезгә язып үтәсем килә.
-
Мигрантларны «эшкә алган»
Миграция турындагы законнарны бозу фактлары буенча район Эчке эшләр бүлегендә 4 җинаять эше кузгатылган.
-
Исерек килеш руль артына утырганнар
Атна барышында район территориясендә 320 машина йөртүченең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве билгеле булган.
-
Калмия җирлегендә бәйрәм һәр авылда узды
Безнен авылда ике сугыш ветераны яши. Берсе – Миңнемулла бабай Миңнегәрәев – бәйрәм түрендә булды, ә Акмалетдин бабай Җамалетдинов, авыру сәбәпле, бәйрәмдә катнаша алмады. Аны, мәктәп укучылары белән өйләренә барып, алдан котлап кайткан идек.
-
Мунчага җылынырга кергән булган
Дүшәмбе көнне бакчачылык ширкәтләрендә ике янгын тәеркәлде. Көндез «Ивушка»да бакча йорты, мунча, сарай һәм хуҗалык кирәк-яраклары блогы тулысынча янып бетә.
-
Күзкәйдә Җиңү көнен бер гаилә булып бәйрәм иттеләр
9 Майда бәйрәм шатлыгы өйләргә генә сыймады – бөтен авыл халкы урамга чыкты, бер-берсен Бөек бәйрәм белән котлыйлар, мәдәният йортыннан музыка агылып тора, кыр станы казанында «солдат боткасы» пешә, бөтен кеше авыз итсен диеп урамда мул ризыклы чәй өстәле әзерләнгән. Бәйрәмчә киенгән халык, язгы мәшәкатьләрен ташлап, бер гаиләдәй җыелып, гөр килеп аралашты.
-
«Бик бай гаиләләрдә генә икмәк була иде»
– Мин әткәемә охшаганмын. Йөзем-кыяфәтем дә, холкым да аңардан. Ул эшкә нык, җитез, «боевой» иде, – дип сөйли Кече Шилнә авылында гомер итүче 93 яшьлек тыл ветераны Александра Петровна Подъячева. Әтисе – Петр Иванович Усов, Курск дугасында барган бәрелешләрдә катнашкан, өч тапкыр яраланып, госпитальләрдә ятса да, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугыш тәмамлангач, туган якларына – Олы Шилнә авылына әйләнеп кайткан. Александра Петровна бүгенгәчә әтисенең фронттан өйгә кайтып кергән чагын хәтерли. «Безгә күчтәнәчкә дүрт кило ак он һәм бик тәмле казылык алып кайткан иде әти. Дүртпочмаклы казылыкны вак, юка итеп турап, безнең барыбызга да тараттылар», – дип искә ала ул. Александра Подъячева көләч йөзле, мөлаем, зирәк әби, җайлап кына хәтер йомгагын сүтә, сөйләм теле искиткеч матур – рус халык әкиятләрендәгечә, хәтере дә сокланырлык – балачак, яшьлек елларында кичергәннәрен җентекләп сөйли. Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган.
-
Минималь хезмәт хакы күләме артты
2018 елның 1 маеннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артты һәм хәзер ул 11163 сумны тәшкил итә.
-
Армиягә чакырылучылар «кайнар линия»гә шалтырата ала
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау һәм аларга бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан 18 майда 9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» эшләячәк.