Тукай районы тег белән яңалыклар
-
«Лебедушка»да тәрбияләнүчеләр Хәрби Дан музеенда булдылар
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, «Лебедушка» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Табигатьне саклау буенча сорауларны прокурорга бирергә була
Татарстан Республикасы Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров 17 майда тукайлыларны кабул итә.
-
Иске Байларда сугыш ветераннарының һәрберсен исемләп телгә алдылар
Иске Байлар авылында һәр ел саен Җиңү көнен зурлап билгеләп үтү матур гадәткә әверелде. Авыл уртасындагы һәйкәл янына олысы-кечесе җыелды. Бәйрәм булса да, сагышлы ул. Ил азатлыгы өчен корбан булган карт бабалары, агаларының портретларын тотып тезелеп баскан балаларга карагач күңел тула – ничә буын алмашынды, ә хәтер яши, рәхмәтле һәр буын үзенең герой авылдашларын әнә шулай искә ала.
-
Әҗмәкәйдә җиңү тантанасына ветераннарның балалары, оныклары җыелды
Әҗмәкәй авылында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг сугышта вафат булган һәм туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларга багышланган һәйкәл янында оештырылды.
-
14 майдан 3 июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» чарасы игълан ителә
Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын кисәтү максатында укучыларның җәйге каникуллары алдыннан – 14 майдан 3 июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» чарасы игълан ителә.
-
«Солнышко» балалар бакчасы коллективы әдәби композиция куйды
Җиңү көнендә Сосновый Бор поселогында урнашкан «Солнышко» балалар бакчасы коллективы елдагыча авыл халкы өчен музыкаль-әдәби композиция тәкъдим итте.
-
Түбән Суыксуда йорт янды
Дүшәмбе көнне көндезге сәгать 3ләрдә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Түбән Суыксуда торак йорт януы турында хәбәр килә.
-
Ильбухтинода Җиңү көне истәлекле вакыйгаларга бай булды
Ильбухтино халкы өчен быелгы Җиңү бәйрәме аерата истәлекле булды.
-
Футболны Казан-аренада гына түгел, Бикләндә да уйныйлар
Билгеле булганча, бу елны футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә узачак. Чемпионат 14 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башкалабыз Казанда турнирның алты матчы узачак: Казан-Арена стадионында Франция – Австралия, Испания – Иран, Польша – Колумбия һәм Германия – Корея төркемнәре арасында матчлар була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы уза. Дөнья чемпионаты уеннарына әзерлек кысаларында, районда да спортның бу төренә махсус игътибар бирелә. Мисал өчен, шимбә көнне ике зонада – Биклән авылында һәм Новотроицкое поселогында 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында футбол турниры узды. Финалга чыгар өчен үзара 12 команда көч сынашты.
-
«Татарстан» совхозы поселогында хәрби җыр фестивале узды
Кнәз авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышлап «Мин горурланам! Мин хәтерлим!» дип исемләнгән хәрби җыр фестивале узды.
-
Өмәләрне традициягә кертәбез
Май аенда һәр кеше, табигатьнең үзе кебек үк, яңара, чистарына, матурлана. Тик менә ташландык өйләр генә елдан-ел караусыз тора бирә, алабута урманы эчендә кала. Бу бигрәк тә кече авылларда нык сизелә. Шәһәргә күчеп киткән хуҗалар, авылга кайтып, үз ихатаңны чистартуны кирәк санамый. Менә без Боерган авылында нәкъ шушы шәһәр халкын авылга кайтарып өмәләр үткәрүне традициягә салуны максат итеп куйдык. Язын да, көзен дә авылны, ташландык йорт тирәләрен, зиратны, мәчет янын чистарту өмәләрен оешкан төстә эшләргә кирәк.
-
Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы уза
Көн тәртибендә:
-
Сорауларыгыз булса – мөрәҗәгать итегез
«Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлегенең райондагы җәмәгать кабул итү пунктында халыкны кабул итү үткәрелә.
-
Язгы бөртекле культураларны чәчү 52 процентка башкарылды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының барысы да чәчүгә чыккан.
-
Гадәти булмаган батырлык
Безнең авылда Гарифулла Зиннәтуллин дигән кеше бар иде. Ул сугыштан кайткач, күп еллар дәвамында балта эшендә йөрде, буралар бурады, өйләр салды. Бураны гадәттә дүрт кеше бурый, чөнки озын һәм юан бүрәнәләрне ике очыннан да икешәр кеше күтәрергә кирәк. Ә Гарифулла командасы бура бураганда һәрвакыт өч кенә кешедән торды, агачның нечкә башыннан ике иптәше күтәрсә, юан башыннан берүзе тотты. Ул үтә дә көчле, хәрби офицерлар кебек төз, матур гәүдәле, бер метр да 75 см чамасы буйлы, чибәр кеше иде. Сугыштан кайтканда, аның күкрәген ике орден бизәсә, 1950-54 елларда аңа тагын ике орден кайтты. Ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек батырлыклар эшләгән булган. Тик барлык югары хәрби җитәкчеләр дә шул бәрелештә һәлак булганнар. Ә герой исеменә фәкать югары хәрби җитәкчеләр генә тәкъдим итә ала. Ничек кенә булмасын, дүрт орден белән бүләкләнгән икән, димәк, аның батырлыгы геройныкына тиң булган. Ә менә аңа бирелгән беренче орден гадәти булмаган батырлык күрсәткән өчен булган. Һәм мин әнә шуның тарихын язып үтмәкче булам да.