Тукай районы тег белән яңалыклар
-
Яшь талантлар авыру баланы дәваларга ярдәм итә
Круглое Поле поселогының мәдәният йортында популяр жыр башкаручы балалар һәм яшьләр арасында «Яңа дулкын – 2018» дип аталган район фестивале узды. Әлеге фестиваль районда яшәүче талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла. Фестиваль хәйрия концерты форматында узды. Барлык жыелган акча, бу – 16750 сум, Кеше Шилнә поселогында яшәүче 5 яшьлек авыру бала Захар Абрамовны тәрбияләүче гаиләгә бирелде.
-
Иҗтимагый Совет яңа составта җыелды
Агымдагы елда Тукай муниципаль районы иҗтимагый Советы үз эшен активлаштырып җибәрде. Инде берничә утырыш үткәрелгән иде. Ләкин эшчәнлекне тулы куәтенә алып бару өчен аның составындагы кешеләр санын арттыру кирәклеге көн кадагына басты. Шулай итеп, әлеге сорау район депутатлары хөкеменә чыгарылды һәм сессия утырышында аның составы 15 кешедән торырга тиеш дигән карар кабул ителде.
-
«Акыл картлары» язгы чәчүне карап йөрде
Язның бер көне ел туйдыра, ди халык мәкале. Чәчү вакытында эш барышының ничек оештырылуы, барлык технологияләрнең үтәлеше никадәр әһәмиятле һәм мөһим икәнен авыл хуҗалыгы тармагында эшләмәгән кеше дә аңлый. Ә гомер буе җир тәмен, җир сулышын тоеп хезмәт иткәннәргә инде ул алтын кебек кыйммәтле вакыт. Нәкъ шуның өчен дә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев район басуларын карау, агрономнарның эш оештыруы белән танышу, киңәш бирү һәм кирәк булганда проблемаларын чишү юлларын табу өчен авыл хуҗалыгы аксакалларыннан ярдәм сорады.
-
Язгы бөртекле культураларны чәчү соңгы гектарларда бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 май иртәсенә районда 45 мең гектар мәйданда чәчү башкарылган, бу пландагы мәйданның 89 проценты дигән сүз.
-
Законсыз аракы сатучыларны барлыйлар
Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлеге 16 майдан халык өчен «кайнар линия» оештыра.
-
Бергә тормыш итү кагыйдәләре бик гади – бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәргә кирәк
Халыкара гаилә көне уңаеннан Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә «Тату гаилә – ил күрке» дип исемләнгән тантаналы бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә озак еллар пар канат булып, тату гомер иткән гаиләләрне зурладылар. Алар – Боерганнан Сәләхетдин белән Нәҗибә Авзалетдиновар, Шәйхразый һәм Шәргыя Салиховлар, Фоат һәм Гөлфия Мәхмүтовлар, Әхмәтнур һәм Бибинур Хәмәтовлар, Күзкәйдән Мулланур һәм Роза Сабировлар, Яңа Бүләктән Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар, Калмаштан Салават һәм Равия Габдуллиннар. Парларның һәрберсе Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән әлеге парлар күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.
-
Машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык жилеты булырга тиеш
Быелның март аеннан машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар кергән яки тулысынча яктылык кайтаргыч төстән торган киемнәр йөртү турындагы кагыйдә гамәлгә керде. Бу киемнәр тәүлекнең караңгы вакытында җирле пунктлардан читтә юл өстендә яки юл кырыенда туктаганда кирәк.
-
Күктәк Мирсәет авылында сугыш каһарманнары истәлегенә һәйкәл ачылды
Һәр чорның үз геройлары була. Туган авылыңда тарих битләренә кереп калырлык истәлек калдыру геройлык түгелмени? Сүзебез сугышта вафат булган һәм сугыштан кайтып гүр ияләре булган авылдашлар хөрмәтенә Күктәк Мирсәет авылында ачылган һәйкәл турында. Бу авылдан баһадирдай 74 ир-егет сугышка киткән, шуларның 47се яу кырында мәңгелеккә ятып калган.
-
19 тукайлыга штраф салынган
Апрель аеннан башланып киткән республикакүләм санитар икеайлык кысаларында Тукай районында административ комиссия авыл җирлекләре буйлап рейдлар уздыра.
-
Иске Дөреш мәктәбендә «Балкыш» стационар лагере ачылачак
Уку елы тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру эшләренең исә нәкъ кызган чагы. Бүгенге көндә Тукай районында 7дән алып 18 яшькәчә булган балалар саны 4300дән артык. Аларның җәйге ялы кайларда узачак, район территориясендә нинди лагерьлар эшләячәк, бу турыда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева хәбәр итә.
-
Калмиялеләр авыл зиратына агачлар утыртты
Калмия авылы зиратында бу көннәрдә күп эшләр башкарылды. Авылдашлар, инде өченче атна рәттән өмәгә җыелып, мәңгелек йортны чистарттылар.
-
Ураза Гаете намазы вакыты билгеле булды
Мөселманнарның Рамазан ае 16 майдан башланды.
-
Чәчү өчен һава торышы әйбәт, ләкин дым кирәк – яңгыр көтәбез
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 май иртәсенә районда язгы чәчү 56 процентка башкарылган. Шул исәптән 22,2 мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 2,5 мең гектарда шикәр чөгендере, 3,8 мең гектарда азык культуралары чәчелгән. Хуҗалыкларның җитештерүчәнлекләре бер тәүлеккә 3,7 мең гектар тәшкил итә. «Шилнә» җитештерү кооперативы бәрәңге утыртуга керешкән. Бүгенге көнгә 38 гектар бәрәңге буразналарга салынган. Чәршәмбе көнне без «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында булып, эш барышы белән танышып кайттык. Безне хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов каршы алды.
-
Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында яңа җитәкче
Узган атнада милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Альфред Мингалимов үз вазифасыннан китте. «Якты юл» хәбәрчесенә ул үзенең хосусый практикага күчүен әйтте. Бу атнада исә район җәмәгатьчелегенә яңа җитәкче тәкъдим ителде.
-
Сыйфатлы орлык сайлыйбыз
Орлыкларны кайчан сатып алырга – бу сорауга тәгаен генә җавап бирүе кыен. Моны ел әйләнәсенә эшләп була. Мәсәлән, яшелчәләрнең орлыкларын гыйнвар-июнь айларында сатып алу яхшырак. Берьеллык чәчәкләрне исә – февраль-май айларында, икееллык чәчәкләрне көз көне алырга киңәш ителә. Суганнан үсә торган культураларны көз айларында сатып алу отышлы. Чөнки нәкъ шушы вакытта аларның бәяләре сизелерлек дәрәҗәдә арзаная.