Суд залыннан тег белән яңалыклар
-
«Үзем тудырдым, үзем үтердем...»
- Үзем тудырдым, үзем үтерәм дип әйткәли идем, әмма чынлап торып шулай булыр дип башыма да килмәде, - дип белдерде суд алдындагы чыгышында Кече Шилнә авылында яшәүче Зинаида Воронова. Бу сүзләрдән бөтен тәнем буйлап салкын йөгерде. Газиз баласының гомерен өзү чигенә җиткән ананы гаепләргә кирәк иде дә бит, әмма аны...
-
Редакция район судына улын үтергән ананы яклап килгән укучылар фикерләрен җиткерде
Җомга, 28 февраль көнне, район судында улын үтергән ананың эше карала башлый. Әлеге фаҗига газета укучыларыбызны битараф калдырмады, редакциягә хатлар килде, шалтыратулар булды. Укучыларыбыз бу ананы төрмәгә утыртмасыннар иде дигән фикердә. Әлбәттә, судка беркемнең дә үз фикерен тагарга хакы юк. Судлар бәйсез һәм алар законнан чыгып эш йөртә. Әмма без...
-
Үтерүдә гаебен таныган
26 февральдә район судында «Алмаз» хуҗалыгы терлекче йортында булган үтерү буенча хөкем карары чыгарылды. Үзе белән бергә эшләгән үзбәк мигрантны пычак кадап үтергән Р. Турсунов 7 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе И. Рамазанов. Ул каты режимлы төзәтү колониясенә озатыла. Р. Турсунов үтерүдә...
-
Штрафларын түләмәгән Кече Шилнәдә яшәүче ир-атны 8 тәүлеккә кулга алдылар
26 февральдә район судында Кече Шилнәдә яшәүче 25 яшьлек ир-атны 8 тәүлеккә кулга алу турында карар кабул ителде. Ул узган елның май аеннан алып 11 гыйнварга кадәр тизлекне арттырган өчен 14 тапкыр штрафка тартылган, әлеге штрафларның 9ы вакытында түләнмәгән. РФның Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә, җавапка тартылу турындагы...