Пенсия түләүдәге үзгәрешләр 2015 ел башыннан лаеклы ялга чыгучыларга гына кагыла
Сорауларга район Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Фәридә Әгъләҗева җавап бирә.
- Пенсия түләүдәге үзгәрешләр инде лаеклы ялда булганнарга ни рәвешле кагыла?
- Пенсия түләүдәге үзгәрешләр һәм иминият өлешен яңача исәпләү 2015 елда һәм аннан соңрак пенсиягә чыгачак кешеләргә генә кагыла. Хезмәт пенсиясе 2015 елның 1 гыйнварына кадәр исәпләнгән гражданнар...