Мәдәният тег белән яңалыклар
-
Рәхәтләнеп көлдек
Күзкәй мәдәният йортының тамаша залы ул көнне шыгрым тулы иде. Авыл үзешчәннәре әзерләгән спектакльне карарга яше-карты килгән. Минем элек- электән үк тамаша залыннан халык таралганда кешеләрнең каралган тамаша турында фикер алышуларына колак сала торган гадәтем бар. Бу көнне дә: «Үзебезнекеләргә җитми инде», «Ул Айратка комик артист кына булып китәсе калган»,...
-
Шилнәбаш авылында бәйрәм чаралары бик җылы мохиттә үтте
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Шилнәбашта бәйрәм чаралары үтте. Беренчесесе - авыл китапханәсе каршында эшләп килүче «Ветеран» клубына йөрүчеләр көчләре белән «Әниләрнең күзләренә карагыз...» дип исемләнгән кичә. Чарада яраткан әниләренә, әбиләренә багышлап балалар шигырьләр укыдылар, бергәләшеп конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмдә Шилнәбаш авылының мәктәп укучылары да актив булды, алар рәтендә Полина Бельская, Илнур...
-
«Ладушка» апалары янәдән сәхнәне гөрләтте
Күптән түгел Бәтке авылының олысы-кечесе, шәһәрдә яшәүче балалар, оныклар православие динен тотучыларның Масленица, ягъни «коймак бәйрәме»нә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән чарага җыелды. Бәйрәм концертын бәткелеләргә яраткан үзешчән артистлары - «Ладушка» фольклор коллективы бүләк итте.
-
«Задоринки»ларны Мәскәү жюри әгъзалары югары бәяләде
Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Радуга» дип исемләнгән республикакүләм хореография конкурс-фестивале үткәрелде. Районыбыз данын «Задоринки» ансамбле солистлары Полина Кочерыгина, Алия Закирова һәм Алия Фәсхетдинова яклады (җитәкчеләре Галина Щелконогова). Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән жюри әгъзалары райондашларыбыз чыгышын бик югары бәяләде. Алар «Балалар биюе» номинациясендә җиңеп чыкты һәм «Абсолют җиңүчеләр»...
-
Кнәз мәдәният йортында песиләр бәйрәме үтте
1 март Россиядә Песиләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Кнәз авылының мәдәният йортында «Мәрхәмәтле булып яшәү зарур» дип аталган кызыклы чара үтте. Әлеге бәйрәмнең максаты - балаларга дүрт аяклы дусларыбызны кыерсытырга ярамаганлыгын, аларга карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген аңлату.
-
Гармунчының исемнәре – гармун каешларында
Бу көнне кайчандыр район үзәге саналган Теләнче Тамак авылы мәдәният йортының зур тамаша залы шыгрым тулы иде. «Олы артистлар килгәндә дә моның кадәр халыкны күргән булмады!» - диде озак еллар авыл советы рәисе булып эшләгән Рузалин абый.
-
Солдатларның җылы эчтәлекле хатларын укыдык
Кнәз авылы мәдәният йортында Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби хезмәт үтүче солдатларның, аларның ата-аналары, якыннары һәм командирларыннан килгән хатларны уку кичәсе узды. Бүгенге көндә Кнәз авыл җирлегеннән 15 егетебез армия сафларында хезмәт итә.
-
«Балкыш» балалар иҗат фестиваленең сайлап алу туры узды
Урамда яз. Ул - күңелләр яңарган, йөрәкләр җилкенгән якты омтылулар, ашкынулар вакыты. Бәлки, Халыкара хатын-кызлар бәйрәменең язга туры килүенең дә берәр хикмәте бардыр. Алар бит - тормышны җанландыручы, дөньяга батыр уллар, сылу кызлар бүләк итүче, җаннарны матур җырга, язгы моңга төрүче иң серле затлар. Районыбызда талантлар үстерә торган «Балкыш» балалар...
-
«Балкыш»ка старт бирелде
Районда «Балкыш-17» балалар иҗат фестиваленең сайлап алу турлары бара. Әлеге фестиваль 3 мартта - Түбән Суыксуда, 4се көнне Калмия авылының мәдәният йортында үткәрелде. Бүген Круглое Поледа, ә 6сы көнне сайлап алу Иске Абдулда уза. Фестивальдә 3,5 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар катнаша ала. Җиңүчеләр «Балкыш» фестиваленең район этабында билгеле булачак.
-
Илһам Шакиров белән очрашуым – мәңгегә истә калачак
15 февральдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены иясе, мәшһүр җырчыбыз һәм якташыбыз Илһам ага Шакировка 79 яшь тула. Мин үзем аның башкаруындагы «Кайткан чакта Сарман буйларына», «Әдрән диңгез», «Китмә, сандугач», «Ак калфак» һәм башка шундый үзәккә үтеп керерлек моңлы җырларын...
-
Боерганлыларның «Орчык өмәсе» – иң яхшысы
Гыйнварның 17сеннән 30ына кадәр районның фольклор, театр коллективлары һәм мәдәният учреждениеләре ансамбльләре арасында «Истоки» дип аталган үзешчән сәнгать конкурсы узды. Әлеге чара мәдәни мирасны саклау, гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшыру һәм үзешчән коллективларның иҗатын үстерү, эшчәнлеген баету максатларын күздә тотып оештырылды. Бәйгедә 336 кешедән торган 25 коллектив катнашты. Аларның 5есе -...
-
«Мәдәният елы дип сөйләү генә түгел, булдыра алганча клубларны төзекләндерүгә алыныйк!» –
диде, район башлыгы Васил Хаҗиев чәршәмбе көнне район хакимиятендә үткән утырышта. Районнан беркетелгән җаваплыларга бер атна эчендә җирлекләргә барып, мәдәният учакларының торышын бәяләү, башкарырга мөмкин эшләрне фаразларга кушылды. Авыл җирлеге башлыклары да бу җәһәттән җитди уйланырга, ә иң мөһиме, клубларны төзекләндерү юнәлешендә чаралар күрергә тиеш. Биредә, әлбәттә, сүз биналарга капиталь...
-
Бәткенең «Вдохновение» клубы тирә-юньгә күтәренке кәеф өләшә
Бәтке авыл китапханәсе алдында 1990 елдан бирле «Вдохновение» клубы уңышлы эшләп килә. Китапхәнәчеләр Галина Лысанова белән Татьяна Романова үз эшләрен бик яратып башкаралар. Алар тырышлыгы белән китапханәдә хезмәт ветераннары һәм инвалидлар белән очрашулар, «Ладушка» ансамбле чыгышлары һ.б. кызыклы чаралар үткәрелеп килә. Сүз уңаеннан, әлеге ансамбль быел үзенең 20 еллык юбилеен...
-
«Истоки» – чишмә башы, елга башы...
Бу көннәрдә район авылларында әнә шулай дип исемләнгән фольклор коллективларының сайлап алу турлары үтте. «Мәдәният - сәясәтнең аерылгысыз бер өлеше. Без мәдәниятне җәмгыятьнең цивилизациягә корылган нигезе, әхлакый кыйммәтләр җыелмасы, милли үзаң нигезе буларак кабул итәргә тиеш», - дигән иде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегиясендә....
-
Кнәз мәдәният йортында «Истоки» фестиваленең сайлап алу туры үтте
Быелгы Мәдәният елында төп максатыбыз - гореф-гадәтләрне, авылның күркәмлеген, гүзәллеген саклап калу, үзешчән сәнгатьне үстерү. Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йортында фольклор коллективлары фестиваленең сайлап алу туры узды.