Мђдђният йорты тег белән яңалыклар
-
9 март 2013 - 12:51Халык жәүһәрләре – милләтнең асыл хәзинәсе1 март көнне Кече Шилнә авылында фольклор коллективлары фестивале үтте, ул районның төрле авылларында яшәүче сәнгать сөючеләрне бергә җыйды.
-
25 гыйнвар 2013 - 11:44Фидан белән Ләйлә килде19 гыйнварда Мәләкәс авылы мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров һәм Ләйлә Дәүләтова концерты булды. Шул ук көнне Иске Абдул мәдәният йортында "Уйнагыз, гармуннар!" дип исемләнгән районкүләм чара узды. Анда районның иң оста 24 баянчысы катнашты. Алар бер-берләре белән тәҗрибә уртаклаштылар, хезмәттәшләренең яңа репертуарларын тыңладылар. Икенче көнне...
-
25 гыйнвар 2013 - 04:47Иске Абдул мәдәният йорты җылындыРайон авылларындагы мәдәният йортларының, клубларның күбесенә бүгенге көндә төзекләндерү кирәк. Капиталь булмаса да, вак ремонт таләп ителгән урыннар җитәрлек. Җирлекләрнең үз көче белән, я булмаса башка чарасын табып алар кулдан килгәнчә эшләнә. Иске Абдул клубында да күп еллар чишелмичә яткан мәсьәлә хәл ителде - авыл халкы Яңа ел бәйрәмен быел...
-
26 октябрь 2012 - 05:32Юбилей барыбызны да бергә җыйдыШушы көннәрдә Кече Шилнә мәдәният йортының 30 еллык юбилеен билгеләп үттек. Күпме бәйрәм-тантаналарның, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән музыкаль кичәләрнең, җылы тәэсирле очрашуларның кабатланмас мизгелләрен саклый бу рухият учагы!
-
23 май 2012 - 04:39Чечен артистлары килдеКнәз мәдәният сараенда Чечен Республикасының яшьләр бию ансамбле концерты булды. Бу чараның бездә оештырылуы юкка гына түгел, чөнки "Татарстан" совхозы поселогында күпмилләтле халык яши.
-
21 март 2012 - 05:01Җыелдык без учак янынаШөкер, яңартылган, зәвык белән җиһазланган мәдәният йортыбыз эшли башлады. Бер түбә астында эшләүче авыл китапханәсе дә, ишекләрен киң ачып, бизәнеп-көязләнеп, үз куенына китап сөючеләрне җыйды.
-
22 февраль 2012 - 13:36Күзкәй мәдәният йортына танылган җырчылар килдеТөзекләндерүдән соң ачылган Күзкәй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм концерты узды. Татарстанның танылган җыр осталары Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Азат Фазлыев тамашачыны чыгышлары белән сөендерде, Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан җылы котлауларын җиткерделәр.
-
21 февраль 2012 - 12:14Күзкәй мәдәният йорты өр-яңадан сафка бастырылдыКүзкәйлеләр мәдәният йортының кабат ачылуын зарыгып һәм шатланып көтеп алдылар. Реконструкция үткәрү дигәч тә, моннан 43 ел элек, миннән киткәнче - иясенә җиткәнче дип җиткерелгән бинага бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Аны бүгенге көн таләпләренә туры китереп яңарту өчен гаять зур күләмдә эш башкарылды.