Яз ашыктыра
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 апрельгә күп хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне тырмалауны уңышлы дәвам итәләр. Бу агротехник чара районда 20 процентка үтәлде, ягъни пландагы 11573 гектарның 2285 гектары тырмаланды. Әлеге эшне "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Ирек", "Камский", "Алмаз" хуҗалыгы механизаторлары оешкан төстә башлап җибәрделәр, алар 47-30 процент мәйданда...