Хђбђрлђр тег белән яңалыклар
-
«Таңбатыр»да җылылык системасын алмаштыралар
Бүгенге көндә Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында тулысы белән җылылык системасын алмаштыру эшләре бара. - Бакчабызда бик салкын иде. Хәзер исә бөтен бүлмәләргә радиаторлар куялар. Бу бик матур да, уңайлы да, ә иң мөһиме, җылы да булачак, - дип белдерде бакча мөдире Гүзәлия Саматова. Ремонт эшләре белән «Тукайтеплогаз» оешмасы шөгыльләнә....
-
Беренче этап җиңүчеләре
Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйгенең I этабы исә 24 майда төгәлләнде. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә. Әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпләре дә катнаша....
-
Граффити ясау буенча көч сынаштылар
«Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә «Мин галәмдә» дип исемләнгән иҗади бәйге үтте. Ул Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне уңаеннан граффити стилендә рәсем ясарга яратучы яшүсмерләр арасында уздырылды. Бәйгедә Мәләкәс авылы җирлегенең төрле авылларында яшәүче балалар катнашты. Яшүсмерләр кирпеч диварга бик матур итеп рәсемнәр ясадылар. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
-
“Кояшкай”да – рус теле көне
Мәләкәс мәктәбендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне уңаеннан, рус теле көне булып үтте. Бәйрәм кысаларында язучының китап күргәзмәсе оештырылды һәм балалар иҗат иткән стена газеталары тәкъдим ителде.
-
Бәтке кечкенәләре Ижауда экскурсиядә булды
Бәтке авылының V сыйныф укучылары укытучылары Т. Косачева һәм ата-аналар белән берлектә Ижауга экскурсиягә барды. Балалар М.Т. Калашников музеен, Изге Михаил чиркәвен карады, яр буе урамы буйлап йөрде. Бөтен кеше экскурсиядән канәгать калды.
-
Почта бүлекләрендә универсиадага билетлар сатыла
2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарына нибары 26 көн калып бара. Универсиада 2013 елның 6-17 июль көннәрендә үтәчәк. Шул уңайдан Яр Чаллыда һәм районның кайбер авылларында билетлар сатыла башлады. Бөтендөнья студентлар уеннарына билетларны түбәндәге почта бүлекчәләрендә алу мөмкинлеге бар: - Яңа поселогы, Үзәк урам, 3 йорт; - Татарстан...