Хисап тапшыру башланды
Район Пенсия фонды идарәсе мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә исәпләнгән һәм түләнгән кертемнәр буенча хисапны, шулай ук 2012 елның беренче кварталына шәхси исәп турындагы мәгълүматларны кабул итә башлады. Кампания 2 апрельдән старт алды һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Хисапны вакытында тапшырмаучылардан закон буенча штраф түләтү каралган. Моннан тыш, түләнгән...