Ике килми гомер. Ә берсенә сыеп бетми шагыйрь гомере
«Еллар безнең үскәнне сизгер күзәтеп тордылар. Арбасына буй җитә башлагач, тормыш безне ат җигәргә өйрәтте. Ул авыр елларны ирләрчә җилкәсенә күтәргән кешеләр кемнәр булсын? Алар безнең әниләр, толлар, һәм аларның балалары!
Беренче шигыремне хәтерләмим, табигый, ул беркайчан да басылмагандыр. Ләкин ышанам, ул - минем белән уйнап үскән песи баласы, урамыбыздагы...