Район газетасын яратып укыйм
«Якты юл»ның узган санындагы икенче яртыеллыкка язылу тәмамланып килә, дигән хәбәрне укыдым да, әллә ничек күңелем кузгалды, хатирәләр яңарды. Мин бит бу газетаны беренче көненнән үк язылып, укып барам, үзем дә күп еллар аның хәбәрчесе булдым. Яраткан язмаларны кисеп алып саклыйм, еллар узгач, кабат алып укыйм. Аларда - район тарихы,...