Фольклор тег белән яңалыклар
-
2 октябрь 2013 - 12:59«Питрау» фольклор коллективын «Играй, гармонь» тапшыруында күрсәтәчәкләрМәләкәс авылының «Питрау» фольклор коллективына йөрүче балалар «Крепость Русь» дип аталган III Халыкара этник музыка һәм мәдәният фестивалендә булып кайтты. Фестиваль Пензада, шәһәрнең 350 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылды. Монда барысы 100дән артык фольклор коллективы чыгыш ясады. Әлеге халыкара чарада безнең коллектив, районыбыз гына түгел, бөтен Татарстан данын яклап чыкты....
-
28 февраль 2013 - 14:56Кече Шилнәдә фольклор ансамбльләре фестивале узачак1 март көнне Кече Шилнә авылы җирлегендә «Истоки» дип исемләнгән район фольклор фестивале үтәчәк. Монда авыллардан 11 фольклор коллективы катнашыр дип көтелә. Фестивальнең максаты - халыкчанлыкны пропагандалау, традицияләрне саклап калу.
-
27 июль 2012 - 04:19“Сударушка” Бөтенроссия фольклор коллективлары фестиваленә киттеКече Шилнә авылы "Сударушка" халык фольклор коллективы Түбән Новгород өлкәсендә үтә торган VIII "Бәллүр ачкыч" фольклор коллективлары фестивалендә катнашачак. Кичә алар район мәдәният бүлеге җитәкчесе А. Җаббарова җитәкчелегендә юлга кузгалды. Фестиваль халык фольклорын таныту, киң тарату максатын күздә тотып үткәрелә. Анда катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнгән - халык уеннары, җырлы-биюле...
-
20 июль 2012 - 04:21Безнең халык ансамбльләре “Буран әбиләре” белән ярыша аламы?Шушы көннәрдә республикабызның Биектау районында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивале узды. Анда районыбызның Биклән ветераннары "Хәтфә" коллективы "Иң яхшы фольклор хореографик коллектив" номинациясендә җиңү яулап кайтты.