Светлый путь

Тукаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Газета турында

1976 елның 30 августыннан КПСС Үзәк комитеты карары нигезендә яңа гына оештырылган Тукай районының мөстәкыйль басмасы буларак, саф татар телендә - "Якты юл" һәм русчага тәрҗемә ителеп "Светлый путь" газеталары нәшер ителә башлады. Район газетасының баш мөхәррире итеп СССРның Язучылар берлеге әгъзасы Дамир Харрас улы Вагыйзов билгеләнде. Беренче иҗат коллективы...

1976 елның 30 августыннан КПСС Үзәк комитеты карары нигезендә яңа гына оештырылган Тукай районының мөстәкыйль басмасы буларак, саф татар телендә - "Якты юл" һәм русчага тәрҗемә ителеп "Светлый путь" газеталары нәшер ителә башлады. Район газетасының баш мөхәррире итеп СССРның Язучылар берлеге әгъзасы Дамир Харрас улы Вагыйзов билгеләнде.

Беренче иҗат коллективы Гамир Гайфетдинов, Хәниф Хөснуллин, Заһидә Нәбиуллина, Флера Сәйфетдинова, Мәэнүсә Гыйльманова, Хабрахман Шәфигуллин, Рәзинә Насыйбуллина, Халидә Гумерова (1996-2004 елларда баш мөхәррир), Әлфия Сөнгатуллина кебек каләм осталарыннан, сәләтле тәрҗемәчеләрдән оешты. Район тормышын, авыл кешесен борчыган төп проблемаларны һәрдаим яктыртучы газетаның абруе елдан-ел артты. Район сулышын республикага җиткерүче иң мәртәбәле басмаларның берсе буларак йөзләгән дипломнар белән бүләкләнде. Биредә каләм чарлаган журналистларның күбесе бүген иҗат коллективларын җитәкли, берничә кеше хөкүмәт бүләкләренә ия булды. Яшьләр үзләре остаз булып җитеште. Редакция бүген дә яңа иҗат көчләре белән тулыланып тора.
2004 елдан «Якты юл» (Светлый путь») газетасын шушы коллективта канат ярган талантлы журналист Инзилә Маннур кызы Әхмәтгәрәева җитәкли. Бүген район газетасы өр-яңа бизәлеш, өр-яңа эчтәлек белән нәшер ителә. Катлаулы базар икътисады шартларында да район газетасы югалып калмады, киресенчә, республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында тоткан урынын, дәрәҗәсен ныгытты. Шул вакытта авыл сулышын яктыртучы басма буларак тоткан кыйбласын, традицияләрен югалтмады. Бүгенге коллективта Гөлнара Ханнанова, Лариса Васильева, Алинә Сафина кебек заманча технологияләр, өр-яңа алымнар белән эшләүче көчле белгечләр, кыю фикерле журналистлар янәшәсендә газета журналистикасының корифейлары Хәмит Мөхәммәшин, Әлфия Сөнгатуллина, Рәзинә Насыйбуллиналар иҗат итә. Хатлар кабул итеп, авыл хәбәрчеләренең фикерләрен җиткерүдә Рәзинә Сәетгәрәева уңышлы гына эшләп килә. Көндәлек планеркалар кызыклы фикер алышу, киңәш-табыш итү, газетаның эчтәлеген баету, бизәлешен камилләштерү максатын күздә тоткан иҗади мохитта үтә.
"Якты юл" ("Светлый путь") газетасын нәшер итүче - ТР массакүләм мәгълүмат чаралары буенча «Татмедиа» ААҖ. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм әдәби мирасны саклау өлкәсендәге законнарны үтәүгә күзәтчелек итүче Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсендә теркәлде. Теркәү номеры - ПИ ФС7-4794, 30.11.2007 ел.
Газета атнага ике тапкыр чыга. Татарчадан русчага тәрҗемә ителә.
Безнең адрес: 423807, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 нчы йорт.
Телефоннар: баш мөхәррир - 70-17-58, хатлар һәм масса эше, яшьләр, спорт, информация бүлекләре - 70-17-43, авыл хуҗалыгы бүлеге - 70-25-48, мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркатип, тәрҗемәчеләр, корректор, газетаны компьютерда эшләүчеләр - 70-16-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписаться на газету "Светлый путь" и узнать о жизни Тукаевского района

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9497

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: https://vk.com/svetliput

ОК: https://ok.ru/profile/590414664980

Телеграм: https://t.me/yakti_ul 

Яндекс Дзен: https://dzen.ru/svetliput


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев