Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Теләнче-Тамак авылының яшүсмерләр клубы җитәкчеләре кафе-клуб ачарга планлаштыра

Теләнче Тамакка эш белән баргач, андагы яшүсмерләр клубына кагылып чыгарга булдым. Анда тренер булып эшләүче Рамил Закиров мине ачык йөз белән каршы алды, авыл яшьләренең спортка мөкиббән булулары, кичләрен шау-гөр килеп, волейбол, баскетбол, бадминтон, бильярд уйнаулары, тренажер залында мавыгып шөгыльләнүләре турында сөйләде.

- Әлеге клубта эшли башлавыма 15 еллап бар инде. Кич буе биредә бала-чага, яшьләр тавышы өзелми. Яшьләр тренажер залына теләп йөрсә, кечерәкләре бирелеп-бирелеп волейбол, баскетбол, бадминтон, теннис уйныйлар. Моннан тыш, шашка-шахмат, бокс белән дә шөгыльләнәләр. Без алар белән район гына түгел, республика оештырган спорт чараларында да катнашабыз, - диде Рамил Наилевич.

Район яшүсмерләр клубы директоры Альбина Хәмидуллина әйтүенчә:

- Яшүсмерләр клубына районнан барлыгы 240 кеше йөри. 2014 елда безнең клуб яшьләр сәясәте оешмасы тарафыннан уздырылган социаль яктан әһәмиятле проектлар һәм программалар конкурсында катнашты. Без анда «Уңыш үзеңнең кулларыңда» номинациясендә «Идея» проекты белән җиңү яуладык һәм 70 мең сумлык грант оттык. Грант акчасын алганнан соң, Теләнче Тамак яшүсмерләр клубы базасында «Идея» кафе-клубын оештырырга планлаштырабыз. Монда яшьләр бергә җыелып, буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырыр дип көтелә. Кафе-клуб авыл гына түгел, ә аерым кешеләрнең дә тормышында зур роль уйнаячак, - диде Альбина Фирдәвесовна.

Әңгәмәдәшем Рамил Наилевич та клуб тормышында булачак мондый үзгәрешләргә бик сөенә.

- Яшүсмерләр клубына район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан бик зур ярдәм килә. Күптән түгел генә спорт һәм тренажер залларына җылылык кертелде, кыш көннәрендә бигрәк тә рәхәт булды. Аннары спортчы егет һәм кызларның чишенү-киенү бүлмәсендә аерым шкафлары барлыкка килде. Яшьләр һәм балалар өчен бу бик уңайлы, әлбәттә. Тора-бара, бәлки, душ бүлмәләре, күбрәк спорт кирәк-яраклары барлыкка килер.

Рамил Закиров үзе клубта көрәш секциясен алып бара. Аның кул астында шөгыльләнүче егетләрне бөтен район гына түгел, республикада да беләләр.

- Көчле көрәшчеләрем арасында Артур Җиһаншин, Раушан Зарифуллин, Ренат Каюмовны аерып әйтәсем килә. Алар белән нинди спорт чарасы була, һәрберсендә дә катнашырга тырышабыз. Әле менә спорт залыбызда уңышлы гына волейбол секциясе дә эшләп килә. Анда Розалина Закирова һәм Эльвина Камалова матур гына күрсәткечләргә ирештеләр. Гомумән, бөтен командалары белән тырышлар. Иптәшләрчә очрашуларда Мөслим, Сарман районы спортчылары белән үз көчләрен сынап карыйлар кызлар. Моннан тыш, еш кына Иске Абдул, Мусабай-Завод авылларына да барабыз, үзләре дә безнең авылга киләләр, - дип сөйләде миңа Рамил Наилевич.

Волейболчы кыз Эльвина Камалованың үзенә шалтыратып, аның белән дә сөйләшеп алырга булдым.

- Безнең команда 2014 елның сентябрь аенда гына оешты әле. Бер атна шөгыльләнгәннән соң безне район ярышларына җибәрделәр. Аннан III урын белән кайткач, волейбол белән тагын да ныклабрак шөгыльләнә башладык. Бу безнең өчен үзенә күрә бер этәргеч булды. Шуннан соң безнең күнегүләр ешаеп китте, әлеге спорт төренә үзебез дә җитди карый башладык. Бүгенге көндә командада 8 кыз, капитаныбыз - Розалина Закирова. Соңгы җиңүләребездән исә ТР укучыларының X спартакиадасы кысаларында уздырылган волейбол ярышларында II урын яулап кайттык. Хәзер без апрельдә волейбол буенча Алексеевскида уздырылачак ярышларга тулы куәт белән әзерләнәбез. Күнегүләребез, гадәттә, дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә булса, ярышлар алдыннан көн саен шөгыльләнәбез. Зур җиңүләребез алда әле безнең, - дип сөйләде миңа Эльвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт волейбол