Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Уңыш артыннан уңыш

Биклән кызы Алсу Сафиуллина күптән түгел билбаулы көрәш буенча республика беренчелегендә катнашып, үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алып кайтты. Уңышлары өчен ул ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Аннан алдан гына спортчы кыз яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча үткән Идел буе һәм Урал федераль округлары беренчелегендә...

Биклән кызы Алсу Сафиуллина күптән түгел билбаулы көрәш буенча республика беренчелегендә катнашып, үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алып кайтты. Уңышлары өчен ул ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Аннан алдан гына спортчы кыз яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча үткән Идел буе һәм Урал федераль округлары беренчелегендә үз үлчәү категориясендә икенче урынга лаек булып, билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия федерациясенең дипломын алган иде.

Реклама

Алсу бүген педагогия институтының беренче курсында белем ала. Билбаулы һәм ирекле көрәш белән ул инде биш еллап шөгыльләнә. Көрәш серләренә аны тренеры Марат Мөхәммәдиев өйрәтә. Кызның уңышлары алда саналганнар белән чикләнми - республикакүләм, федераль дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, ул һәрвакыт призлы урыннар алып килә. Бүген ул 28-31 март көннәрендә Черкесск шәһәрендә үтәчәк. Россия беренчелегенә барырга әзерләнә. Бу сынауда да районның яшь спортчы кызына уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X