Спорт
Тукайлылар сынатмады
Башкортстанның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтте. Әлеге ярышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм генерал-майор М. Шәйморатов истәлегенә багышлап уздырылды. Бәйгегә Татарстаннан, Башкортстанның төрле районнарыннан, Чиләбе, Марий-Элдан килгән 150дән артык спортчы көч сынашты. 75 килограммга кадәрге авырлыкта Теләнче Тамактан Артур Җиһаншин II урын яулады. Ә 70 килограммга...
Башкортстанның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтте. Әлеге ярышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм генерал-майор М. Шәйморатов истәлегенә багышлап уздырылды. Бәйгегә Татарстаннан, Башкортстанның төрле районнарыннан, Чиләбе, Марий-Элдан килгән 150дән артык спортчы көч сынашты. 75 килограммга кадәрге авырлыкта Теләнче Тамактан Артур Җиһаншин II урын яулады. Ә 70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә шулай ук II урынга Тәкермән авылыннан Ренат Шәйхетдинов чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев