Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районында үткән “Аҗаган” уенының җиңүчеләре билгеле (фото)

Бүген "Яшьлек" спорт комплексында (Сосновый Бор) 8-10 сыйныф укучылары арасында "Аҗаган 2015" хәрби-спорт уенның финалы узды. Анда иң яхшы биш команда катнашты. Быел әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Уенның сайлап алу этапларында программада тарихи, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча, хәрби-патриотик җырлар бәйгеләре, физик күнегүләр, Калашников автоматын сүтү-җыю, пневматик винтовкадан...

Бүген "Яшьлек" спорт комплексында (Сосновый Бор) 8-10 сыйныф укучылары арасында "Аҗаган 2015" хәрби-спорт уенның финалы узды. Анда иң яхшы биш команда катнашты. Быел әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Уенның сайлап алу этапларында программада тарихи, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча, хәрби-патриотик җырлар бәйгеләре, физик күнегүләр, Калашников автоматын сүтү-җыю, пневматик винтовкадан ату, һ.б. бар иде. Финалда катлаулы элементлар кергән тагын берничә бирем өстәлде.
Тукай районында "Аҗаган 2015" уенының җиңүчесе дип Кенәз мәктәбе командасы табылды. Май аенда ул Казанда үтәчәк республика турында катнашачак. Уңышлар сезгә !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев