Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тернәкләндерү мәктәпләре арасында кул көрәше буенча ярышлар узды

Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбенең алты укучысы Актаныш районының Такталачык тернәкләндерү мәктәбендә узган кул көрәше буенча 8нче республика ярышларда катнашты. Анда Тукай, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районы спортчылары үз көчләрен сынады. Кызлар арасында 40 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Юлия Газизова икенче урынга чыкты, 45 килограммга кадәр авырлыкта Екатерина Кудряшева шулай...

Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбенең алты укучысы Актаныш районының Такталачык тернәкләндерү мәктәбендә узган кул көрәше буенча 8нче республика ярышларда катнашты. Анда Тукай, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районы спортчылары үз көчләрен сынады.

Кызлар арасында 40 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Юлия Газизова икенче урынга чыкты, 45 килограммга кадәр авырлыкта Екатерина Кудряшева шулай ук икенче, 45 килограммнан артык булганнар арасында Илмира Фәхретдинова өченче урынны яуладылар. Малайлар командасында 45 килограммга кадәр Александр Манышкин - икенче, 50 килограммга кадәр Риназ Сабитов бишенче урынны алдылар. 50 килограммнан артык үлчәү категориясендә Виталий Афанасьев иң көчле булып танылды. Спортчыларның тренеры - физкультура укытучысы Дамир Сәмигуллин. Шулай ук шушы көннәрдә өстәл теннисы буенча республика ярышларында Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе спортчылары беренчелекне яулады. Хәзер исә укучылар футбол ярышларына әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт коррекционные школы