Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спортчыларыбыз Чиләбедән җиңү белән кайтты

15-18 августта Чиләбе шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге уздырылды. Анда 1996-1998 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Россия Федерациясенең 22 регионыннан 215 спортчы көч сынашты. Бу яшүсмерләр арасында райондашларыбыз да бар.

Биклән авылы кызы Гөлназ Нурмиева 48 килограммга кадәрге авырлыкта 15-17 яшьлек кызлар арасында II урынны яулады. I урында - Чиләбе спортчысы.

- Ләкин мин бер дә төшенкелеккә бирелмим. Җиңүләрем алда әле, - диде миңа Гөлназ. Ул әле күптән түгел генә Түбән Камада узган Татарстан Республикасы беренчелегендә дә II урын алган.

- Гөлназны мин бик тырыш, үҗәт, максатчан спортчы буларак беләм. Аның белән эшләве җиңел. Тренировкаларга көн саен 2 сәгать бүленә. Әле менә Россия беренчелегенә әзерләнгәндә каникул вакытында да шөгыльләнергә туры килде. Көн саен вакытында килә иде, әйткәннәргә дә колак сала белә Гөлназ. Безнең тырышуларыбыз бер дә бушка булмады, - диде миңа тренеры Марат Мөхәммәдиев.

Гөлназларның гаиләсе безнең районга күптән түгел Әгерҗе якларыннан күченеп килгән. Аңа хәтле 10 ел буе ул гимнастика белән шөгыльләнгән булган.

- Нигә син гимнастиканы ташладың, кызларга килешеп торган спорт төре бит? Ә көрәш инде ул... - дип, кызның кылларын тарткалап алам.

- Беренчедән, районда гимнастика белән шөгыльләнүче юк, димәк, тренеры да юк. Бәлки, кайчан да булса мөмкинлек булыр. Икенчедән, көрәш белән мавыгып китүем үзем өчен бик файдалы дип уйлыйм. Дисциплинага, төрле шартларда үзеңне ничек тотарга, гомумән, физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык булырга өйрәнәм, - диде ул.

Ә менә Круглое Поле кызы Камилла Елисеева, Гөлназдан аермалы буларак, 10 яшеннән бирле көрәш белән шөгыльләнә икән.

- Хәзер миңа 15 яшь. Моннан тыш, мин ирекле көрәш белән дә шөгыльләнәм. Анда да җиңүләрем шактый. Спортның бу төре, гомумән, ошый миңа. Вакытым кысан булса да, барысына да җитешергә тырышам, - диде спортчы кыз.

- Өеңдәге медальләрнең исәбе-хисабы юктыр инде? - дип кызыксынам.

- 30лап медалем бар, ә Дипломнар, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларының исәбен алып бармыйм, - дип, оялып кына җавап бирде ул.

- Ә сезнең менә кыз баланың егетләр белән көрәшеп, җиңү яулаганын күргәнегез бар идеме?! - дип сүзгә кушылды Камилланың тренеры Рафаил Гыйззәтуллин. - 3 ел рәттән Яр Чаллы шәһәрен яклап, төрле ярышларда көрәшеп йөрде ул. Шундый тырыш, булган кыз. Аның белән горурланырлык.

Әлеге ике спортчы кыздан тыш Чиләбедә районыбыз данын Бәткедән Николай Хөсәенов белән Бикләннән Илнур Рамазанов та яклады. Егетләр белән очрашып сөйләшенмәде әле. Ләкин газетабызның алдагы саннарында бу егетләр турында да язарбыз дим. Яшьләрнең барысына да Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко кулы куелган Дипломнар тапшырганнар. Хәзер спортчылар тулы куәткә билбаулы көрәш буенча Башкортстан Республикасының башкаласы Уфа шәһәрендә уздырылачак Дөнья беренчелегенә әзерләнә. Ул ноябрь аенда булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт яшьләр