Спортчы кызларыбыз чыгыш ясады
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорткомплексында «Мисс Фитнес-2014» бәйгесе үтте. Берничә этапта узган әлеге ярышларда 12 яшьтән алып 15 яшькәчә 9 кыз катнашты. Җиңүче исемен Виктория Морсалова яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Алсу Гатина белән Лилия Диниева лаек булдылар. Бәйгедә катнашкан кызларыбыз матур һәм мөлаем гына түгел, көчле дә икән әле....
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорткомплексында «Мисс Фитнес-2014» бәйгесе үтте. Берничә этапта узган әлеге ярышларда 12 яшьтән алып 15 яшькәчә 9 кыз катнашты. Җиңүче исемен Виктория Морсалова яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Алсу Гатина белән Лилия Диниева лаек булдылар. Бәйгедә катнашкан кызларыбыз матур һәм мөлаем гына түгел, көчле дә икән әле. Спортчы егетләрдән бер дә ким чыгыш ясамадылар алар. Чара ахырында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары Альфира Сәлахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев