Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт алдынгылары

Районның спорт мәктәбендә язгы каникуллар бик күңелле узды. Күзкәй һәм Боерган авылларының гер күтәрүче спортчылары Алмаз Кәлимуллин белән Рөстәм Әхкәметдинов республика укучыларының IX җәйге Спартакиадасының иң көчлеләр унлыгына керделәр.

Яңа поселогы спорт мәктәбе базасында 1995 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында мини-футбол һәм баскетбол буенча ярышлар үтте. Мини-футбол буенча Яңа поселогы спортчыларына тиңнәр булмады, алар ике төрле яшь категорияләрендә дә беренче урынга чыкты. Икенчедә - Бәтке һәм Кнәз авылы мәктәпләре булса, өченче урынга Түбән Суыксу командасы лаек булды. Баскетбол буенча мәләкәслеләр беренчелеккә чыкты, икенчедә - Новотроицкое, өченчедә - Яңа поселогы командалары. Ярышларда шулай ук Комсомолец, Кече Шилнә, Түбән Суыксу мәктәпләре дә актив катнашты. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм кубоклары тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X