Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Республика күләмендә җиңү яулаган район кызлары Мәскәүгә барырга җыена

9 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә көнчыгыш көрәше буенча (сётокан) Татарстан Республикасының VI Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда республиканың төрле төбәкләреннән 200дән артык спортчы көч сынашты. Безнең район данын әлеге республикакүләм ярышта Александра Кустовская, Эльвина Хәбибуллина һәм Руслан Чекушков (тренерлары Владимир Заикин) яклады. Александра Кустовская 10-11 яшьлек кызлар арасында КАТА төре буенча...

9 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә көнчыгыш көрәше буенча (сётокан) Татарстан Республикасының VI Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда республиканың төрле төбәкләреннән 200дән артык спортчы көч сынашты. Безнең район данын әлеге республикакүләм ярышта Александра Кустовская, Эльвина Хәбибуллина һәм Руслан Чекушков (тренерлары Владимир Заикин) яклады.

Александра Кустовская 10-11 яшьлек кызлар арасында КАТА төре буенча I урынга лаек булды. Эльвина Хәбибуллина исә 12-13 яшьлек кызлар арасында III урынны алды. Хәзер Саша һәм Эльвина каратэның сётокан төре буенча 26 февраль-3 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үтәчәк бәйгедә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев