Райондашыбыз Илнар Галиев Универсиадада алтын һәм бронза медальләр яулады
Бүген барыбызда Казанда барган җәйге Универсиада дулкынында яши, бәйгеләр, көч сынашу барган келәм, спорт залларындагы вакыйгаларны күзәтәбез, медальләрне саныйбыз.
Россия җыелмасы уеннарның башыннан ук әйдәп бара. Газетабызның бу саны басмага әзерләнгән вакытка - Универсиаданың алтынчы көненә - спортчыларыбыз барлыгы 120, шул исәптән 63 алтын, 28 көмеш, 29 бронза медальләр яулады. Җәйге Универсиада тарихында беренче тапкыр программага кертелгән билбау көрәшендә Россия спортчылары, ә алар, башлыча, татарстанлылар иде, зур җиңү яулады. Милли көрәшнең Сабан туе мәйданыннан дөньякүләм зур аренага чыгуы аерым бер зур вакыйга булса, бу төрдә уйнатылган 6 алтын медальне дә россиялеләрнең яулавы әлеге тәүге ярышны тагын да истәлекле итте. Ил данын яклап чыгыш ясаган, Универсиада уеннарында ике - алтын һәм бронза медаль яулаган спортчыларның берсе, райондашыбыз - Яңа Бүләк егете Илнар Галиев. Көрәшче егетебезнең уңышлары турында без инде газетабызда язган идек, гомумән, Илнарның әнисе Светлананы электән беләм, шуңа күрә улының җиңүе турында ишетүгә телефон номерларын табып котларга дип шалтыратырга тотындым.
Илнарның үзе белән беренче генә сөйләшүем. Телефон элемтәсенең икенче башында бик әдәпле, тыйнак тавыш ишетелде. Егеттә "йолдыз" авыруы юк икән дип куанып куйдым. Ул итагатьле генә хәзер вакыты тыгызрак булуын һәм яңадан үзе шалтыратачагын әйтте. Кичке уннар җиткәндә кухня өстәлендә яткан кәрәзле телефон "җырлап биергә" тотынды.
- Апа, бик соңга калмадыммы, уеннарның программасы бик тыгыз шул. Әле менә хәзер дә РФ спорт министры Виталий Мутко белән очрашуның башлануын көтеп торабыз, - диде Илнар. Без шул вакыт эчендә сөйләшеп алырга өлгердек.
- Уеннарны, бер шикләнүсез, олимпиадага тиңләргә була, - ди Илнар. - Универсиада шулкадәр зур колач белән үтә, сокланмый мөмкин түгел. Биредә меңләгән чит ил спортчысы, волонтерлар, кунаклар. Чит илләрдән килгән спортчылар белән аралашу бигрәк тә кызыклы. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, барыбызның да максаты бер - җиңү яуларга, үзебезне күрсәтергә дип килдек бит.
- Илнар, бүген инде син алтын һәм бронза медаль иясе, бәйгеләр артта калды, җиңү авыр бирелдеме, син көндәшләреңне ничек бәялисең?
- Билбау көрәшендә 21 илдән килгән 78 көрәшче бил алышты. Көндәшләребез бик көчле иде, алар арасында дөнья чемпионнары да бар. Шуңа күрә җиңү җиңел бирелде дип әйтә алмыйм. Универсиадага без алдан ук, бик җитди һәм максатчан әзерләндек. Тренерым Марат Габделхак улы Әхмәдиев белән билбау көрәше Универсиада программасына кертеләсе әле төгәл билгеле булмаган килеш үк ныклап шөгыльләнергә керештек. Башта атнаның 6 көнен тренировкаларга багышладым. Универсиада якынлашкач, көненә икешәр тапкыр шөгыльләндек. Дөрес, укуларны тренировкалар белән үреп баруы җиңел булмады. Укытучыларымнан спорт белән шөгыльләнгәнүемне яшереп тә йөрдем әле.
Илнар Универсиадада Казан химия технология институтын тәкъдим итә. Быел 20 июньдә магистратураны тәмамлаган, хәзер аспирантурада укый. Кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнә. Белгечлеге буенча инженер-технолог. Яңа Бүләк мәктәбендә дә, югары уку йортында да бик яхшы билгеләренә генә укый.
Илнарның беренче тренеры Яңа Бүләк мәктәбе директоры Сәлмән Мөҗәһит улы Әхмәтҗанов. Егет аны хәзер дә җылы рәхмәт сүзләре белән телгә ала. Илнар көрәш белән 7 сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлый.
- Башта аны мәктәп түгәрәгенә алмаганнар иде, - дип искә ала әнисе Светлана Николаевна. - Яңадан Сәлмән Мөҗәһитович кабул итеп, шушы спорт төренә мәхәббәт уята алды. Ул вакытта беребез дә мәктәп түгәрәгендәге гадәти шөгыле Илнарны мондый зур бәйгеләрдә җиңүгә алып килер дип уйламадык, әлбәттә.
- Укытучыларым-тренерларымнан бик уңдым, - ди Илнар үзе. - Сәлмән абый да, хәзер Марат Габделхакович та - бик ипле, таләпчән остазлар. Икесе дә көрәш техникасын өйрәтүгә аерым игътибар бирә, бу көч сынашканда җәрәхәтләр алудан саклап кала. Шуңа күрә 10 елдан артык төрле ярышларда катнашып та, җитди травмалар алганым юк, - ди Илнар.
Бу җиңү тарихы миңа тагын бер ягы белән кызыклы. Светлана Николаевна улын ялгызы үстерде. Әтиләре Илнарга 6 яшь вакытта юл фаҗигасында һәлак була. Кешене кесә калынлыгы, танышлык, әшнәлектән чыгып бәяләгән "авыру" җәмгыятьтә сәләтең булып та үрләр яулавы җиңел түгел. Аннары сыңар канатлыны җәберләргә, кимсетергә көче җитүчеләр азмы?! Кечкенәрәк вакытта Ильнарның гаделсезлекне күреп елап кайткан чаклары булды, дип искә ала әнисе Светлана. Әмма малай, янәшәсендә ышыклап торучы әтисе булмаса да, үҗәтләнеп, тормыш сынауларын үтәргә, алга барырга өйрәнә. Келәмдәге көрәш тормышта да җиңүгә омтылырга өйрәтә аны.
- Илнар өчен көч бирергә көрәш сараена бөтен туган-тумача җыелып бардык. Яңа Бүләктән бергә көрәшкән иптәшләре дә килгән иде. Дәррәү тавыш биреп, куәтләп тордык. Илнарның җиңүен күргәч, дулкынлануым, шатлык яшьләренә алмашты.
Яраткан оныгы өчен әбисе Татьяна да теләкләрен теләп тора. Аңа хәзер 83 яшь. Җәй көннәрендә ул Яңа Бүләктәге йортларына кайтып яши. "Улымны тәрбияләүдә әниемнең ярдәме зур булды, аңа рәхмәтләр яусын! Сәламәт булсын! - ди Светлана Николаевна. Светлана үзе Яңа Бүләк мәктәбендә тарих укытты, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Илнар мәктәп тәмамлап, авылдан чыгып киткәч, Чаллыга килде, бүген 33нче мәктәптә укытучы булып эшли. Бүген аның улы белән район, алай гына түгел Татарстан, Россия горурлана.
Афәрин, булдырдың, Илнар! Сиңа киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев