Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда пенсионерлар спартакиадасы үтте

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында пенсионерлар арасында III Спартакиада үткәрелде. Ярышларны тантаналы рәвештә район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина, район пенсия фонды идарәсе башлыгы Фәридә Әгъләҗева, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев ачып җибәрде.

Пенсионерлар спартакиадасында Мәләкәстән «Алга», Күзкәйдән «Күзкәй», Калмиядән «Балкыш», Яңа поселогыннан «Йолдыз», Теләнче Тамактан «Космос», Бордыдан «Борды», Кнәздән «Моряклар» командалары, шулай ук Комсомолец поселогыннан, Новотроицкое авыл җирлекләреннән ветераннар катнашты. Калмаш авыл җирлеген исә Салават Габдуллин яклады.
Оештыручылар программаны бик тыгыз итеп төзегәннәр. Пенсионер апа-абыйлар үзләрен җиңел атлетика (ир-атлар өчен 400 метр, хатын-кызлар өчен 200 метр), урыннан басып озынлыкка сикерү, дартс, өстәл теннисы, шахмат уйнау, пневматик мылтыктан ату, күңелле стартлар кебек бәйгеләрдә сынап карадылар.
Пенсионерларның активлыгы, ярышларда бик теләп катнашулары, бер-берсе өчен җан атып торулары сокландырды. Менә «Йолдыз» командасыннан Галия Зарипова пневматик мылтыктан атарга җыенып тора.
- Мондый төр ярышларга әле беренче генә килүем. Бик ошый. Командалар зур әзерлек белән килгәннәр. Безгә дә алардан калышмаска инде, - диде ул.
- Без Бордыдан өчәү генә җыенып килә алдык. Калганнарыбыз чирләп китте шул. Менә Рәмзия Авзалова бөтен өметебез. Ул былтыр да пенсионерлар спартакиадасында катнашкан иде. Өстәл теннисын яхшы уйный ул, - диде «Борды» командасыннан Тамара Кузьмина.
Пенсионерларны бер дә пенсионерлар дип, инде олыгайганнар диясе килми. Алар актив тормыш алып баралар, район тормышында катнашалар, спортны да яраталар. Ярышлар тәмамлану белән, жюри әгъзалары иң-иңнәрне билгеләделәр. I урынны Кнәз авыл җирлегеннән «Моряклар» командасы яулап алды. Әйтергә кирәк, былтыр да алар беренчелектә калган иде. II урын - Күзкәй, III урын Калмия командаларына бирелде.
Сүз уңаеннан, пенсионерлар спартакиадасыннан фотоларны безнең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Анда җиңүчеләр исемлеге белән бергә таблицада урнаштырылачак. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт