Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Раббани Шәрипов призына төрле районнардан килгән көрәшчеләр көч сынашты

Данлыклы көрәшчебез, Россиянең һәм Татарстан Республикасының милли көрәш буенча Атказанган спорт остасы Раббани Шәрипов призына аның торган җире Иске Абдулда ел саен малайлар һәм үсмер егетләр арасында татар көрәше ярышлары үткәрелә. Аның колачы елдан-ел киңәя. Элек көрәшче һәвәскәрләр Минзәлә, Сарман, Тукай районнарыннан гына булсалар, хәзер исә Актаныш, Әгерҗе, Чаллы көрәшчеләре...

Иске Абдул урта мәктәбенең спорт залы тамашачы белән шыгрым тулы. Ишектән керешли үк аяк киемнәре өстенә бахилла киеп, (урамда пычрак, карлы яңгыр ява) диварга пөхтәләп эленгән стенд каршында тукталып каласың. Анда Раббани батырның яшьтән үк көрәшне яратуы, Сабан туе мәйданнарында бил алышуы, яңа үрләр яулавы һәм республикада иң көчле пәһлеванга әйләнүе төрле фоторәсемнәрдә һәм язмаларда тасвирлана.
Үзе спортта югары үрләр яуласа да, ул бик тыйнак. Спортчылар парадыннан һәм ярыш байрагын күтәргәннән соң, тамашачылар арасына, ветеран көрәшчеләр янәшәсенә барып утырды. Һәр яшүсмернең көрәш алымнарын игътибар белән күзәтә, бәя биреп лаеклы, ныклы буын үсүенә соклана.
Балаларның һәркайсы үз районының исеме язылган тугралы спорт киеменнән. Ярышка да тренерлары җитәкчелегендә килгәннәр. Кайбер спорт осталары белән сөйләшеп алам.
Ришат Нургалиев, Актаныш районы, татар көрәше тренеры:
- Мин Раббани көрәшче батырны күптәннән хөрмәт итәм, улым тугач, исемен аның хөрмәтенә кушкан идем. Аллага шөкер, улым үсеп җитте, өченче тапкыр әлеге ярышта катнаша. Үз үлчәвендә яшьтәшләре арасында ике тапкыр җиңеп, беренчелекне алды. Монысында да сынатмас дип уйлыйм. Атаклы көрәшче Раббани Шәрипов кулыннан бүләк алуы - һәр көрәшче малайның хыялы. Аңа багышланган әлеге бәйге яшьләргә дәрт өсти, яңа җиңүләргә рухландыра.
Флүр Галиев, Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы командасы җитәкчесе:
- Без 13 малай белән Иске Абдулга район данын якларга килдек. Раббани Шәриповны элек-электән белеп, аның җанатары булгач, бу мәртәбәле ярыштан читтә калып булмый. Ярышта җиңү түгел, анда катнашу мөһим. Бу бәйгедә һәр елны катнашабыз, осталыгыбызны арттырабыз. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Марат Сафинга әлеге ярышны оештыруы, иганәлек ярдәме өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
Илдус Нәҗмиев, «Яңа» поселогы мәктәбе укытучысы-тренеры, физик культура отличнигы:
- Мин бер генә ярышны да калдырмыйм. Бигрәк тә татар көрәшен яратам. Балаларны татарча көрәш серләренә өйрәтәм. 30 елга якын тренер-укытучы булып эшлим. Татарлыкны саклауда, балаларда горурлык, шөһрәткә омтылыш тәрбияләүдә татарча көрәшнең әһәмияте искиткеч зур. Улларымны һәм шәкертләремне физик культурага мәхәббәт рухында тәрбияләдем. Алар спорт осталары булып үстеләр. Олы улым Алмаз, офицер, спорт остасы, уртанчысы Айдар - билбау көрәше буенча спорт остасы, төпчек улым Азат - кадетлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы. Алар ата-ананың, милләтебезнең горурлыгы дип саныйм.
Фрил Әхмәтов, Татарстан Республикасының Атказанган спорт остасы, ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы, 1975 елгы Россия чемпионы:
- Раббани Шәрипов - чын мәгънәсендә татарның эталон көрәшчесе. Үзенең булдыклылыгы, гаделлеге, табигать биргән көч-куәте белән татар халкының яраткан баһадирына әйләнде. Аның исемендәге көрәш ярышлары зур тәрбияви әһәмияткә ия. Бүген һәркемгә мәгълүм, татар көрәше дөньякүләм аренага чыга, таныла бара. Казанда узган универсиада шуны күрсәтте. Рәхмәт, үз батырларыбызны чын-чынлап үз туган җирендә олылаучы җитәкчеләргә, көрәш алымнарын яшьләргә җиткерүче остазларга, тренерларга, иганәчеләргә.
Әйе, Иске Абдул авыл җирлегендә татар көрәшенә, гомумән, спортка мөккибән җитәкчеләр булганда, яшьләр чыныгып, физик эшне яратып үсәләр. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин үзе дә яшьлегендә Сабан туе мәйданнарында бил алышып үскән егет. Спортчылар ихтыяҗларына һәрвакыт игътибарлы, хуҗалыкта 50 елдан артык авариясез машина йөртүче булып эшләгән атаклы көрәшче Раббани Шәриповның татар көрәшенә керткән хезмәтен республика төбәкара ярыш дәрәҗәсендә, барлык чыгымнарын үз өстенә алып үткәрүе - шуның ачык мисалы. Бәйгене оешкан төстә уңышлы үткәрүдә Иске Абдул авыл җирлеге, мәктәп җитәкчелеге, медицина хезмәткәрләре эшчәнлеген билгеләп үтәсе килә. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тәҗрибәле тренеры Әбүзәр Миңнуллин җитәкчелегендә төбәкара көрәш ярышы уңышлы узды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне, Мактау кәгазьләрен атаклы көрәшче Раббани Шәрипов, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин тапшырды. Ә ярышны оештырып үткәрүче тренер Ә. Миңнуллин Милли спорт төрләре буенча Кама аръягы федерациясенең (рәисе М. Хисамиев) махсус бүләгенә лаек булды.
Ярышлар уңышлы үтсә дә, район оешмаларыннан вәкилләр катнашмавы күңелдә тискәре бер тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт