Якты юл
  • Рус Тат
  • Пассажир йөртүчеләр яшь спортчыларны бүләкләделәр

    Чиләбе шәһәрендә билбаулы көрәш буенча узган Россия беренчелегендә катнашып, анда призлы урыннар алып кайткан егет-кызларны район пассажирлар йөртү ассоциациясе эшмәкәрләре котлады һәм аларга акчалата бүләкләр тапшырды.

    Егет-кызларның әлеге зур җиңүләре хакында без инде газетада хәбәр иткән идек. Ике кызны - үз үлчәү категориясендә икенче урынны алган Биклән спортчысы Гөлназ Нурмиеваны һәм шулай ук үз категориясендә икенче урынны яулаган Круглое Поле көрәшчесе Камилла Елисееваны тренерлары Марат Мөхәмәдиев һәм Рафаил Гыйззәтуллин белән фотога да төшергән идек. Бу юлы алар рәтенә әлеге россиякүләм бәйгедә катнашкан ике егет - Бикләннән Илнур Рамазанов (тренеры Марат Мөхәмәдиев) һәм Бәткедән Николай Хөсәенов (тренеры Фатыйх Галәветдинов) та өстәлде. Әлегә призлы урын алмасалар да, егетләр мондый мәртәбәле ярышта катнашулары белән бәхетле. Район пассажирлар йөртү ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин егет-кызларны котлау сүзендә иң беренче итеп аларга сәламәтлек, спортта тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде. Мондый дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап район данын күтәргән өчен ассоциация исеменнән рәхмәтен белдерде. Круглое Поле халкына хезмәт күрсәтүче Раушан Тимергалин һәм Иске Җирекле авылыннан пассажирлар йөртүне оештыручы Назим Вәлиуллин да шушы сүзләргә кушылып, яшь спортчыларның пассажирлар буларак та юлларда имин йөрүләрен теләделәр.
    Район пассажирлар йөртү ассоциациясе хезмәткәрләре яшь спортчыларның уңышлары белән һәрвакыт кызыксынып торалар. Оешмада хезмәт куючы машина йөртүчеләрнең балалары да күбесе район мәктәпләрендә эшләүче спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Шуңа да алардагы проблемалар да пассажир йөртүчеләргә якын. Яшь спортчылар төрле турнирларга еш баралар. Ассоциация андый вакытларда транспорт белән дә ярдәм итә. Спорт киемнәре, акчалата бүләкләр бирүләре дә беренче мәртәбә генә түгел.

    Теги: спорт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: