Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Һөнәри бәйрәмгә багышланган спартакиада

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Сосновый Бор поселогының спорт залында район спартакиадасы узды. Ярышта барлыгы 8 оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре көч сынашты. Шул исәптән - «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Кама», «Биклән» җитештерү кооперативлары, «Кама-Бекон», «Чаллы-Бройлер», «Просто молоко» оешмалары. Спортчылар милли көрәш, гер күтәрү, кул көрәше,...

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Сосновый Бор поселогының спорт залында район спартакиадасы узды. Ярышта барлыгы 8 оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре көч сынашты. Шул исәптән - «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Кама», «Биклән» җитештерү кооперативлары, «Кама-Бекон», «Чаллы-Бройлер», «Просто молоко» оешмалары. Спортчылар милли көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, өстәл теннисы, шашка һәм аркан тартышу буенча көч сынашты. Спартакиада ахырында җиңүчеләрне шәхси беренчелек һәм команда зачеты буенча бүләкләделәр. Команда зачетында I урынны «Гигант» хуҗалыгы, IIне - «Чаллы-Бройлер», ә III урынны «Кама-Бекон» оешмалары алды, дип хәбәр итте район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт