Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өлкәннәр ярышты

Сосновый Бор поселогы спорт залында пенсионерлар спартакиадасы узды. Ярышларда 14 авыл җирлегеннән 61 спортчы көч сынашты.

Катнашучылар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, яхшы формада икәнлекләрен күрсәттеләр. Җиңел атлетика, урыннан озынлыкка сикерү, дартс, өстәл теннисы, гомуми физик әзерлек буенча киеренке көрәш нәтиҗәсендә иң-иңнәр билгеләнде. Күңелле стартларда кнәзлеләр беренче урын, Түбән Суыксу спортчылары - икенче, күзкәйлеләр өченче урынны алдылар. Өстәл теннисы буенча хатын-кызлар арасында З. Мөхәммәтҗанова, Н. Бариева, Р. Авзалова иң көчлеләр булып танылдылар, ир-атлар арасында - С. Габдуллин, Т. Ситдыйков, Р. Кәлимуллин. Җиңел атлетика буенча ир-атлар арасында З. Сәхапов, И. Мөбарәкҗанов, С. Габдуллин, хатын-кызлар арасында Р. Галиева, И. Нуруллина, М. Мөстәкыймова, Р. Галиевалар җиңүчеләр булып танылдылар. Дартс уенында И. Мортазина - беренче, Т. Багаева - икенче, Ә. Талипова өченче урынны алдылар. Ир-атларда С. Габдуллин, М. Сабиров һәм М. Калининга тиңнәр булмады. Гомуми физик әзерлек буенча да өлкәннәребез яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Командалар арасында беренчелекне Кнәз авыл җирлеге спортчылары яулады. Комсомолец поселогы һәм Күзкәй авылы командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт