Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Новотроицкоедагы яңа шугалак бер көн дә буш тормый

Новотроицкое авылында хоккей мәйданчыгы ачылуны көтеп алдык. Яңа ел яллары вакытында көннәр җылы торуга да карамастан, шугалак көн саен балаларны кабул итте. Күптән түгел биредә Кнәз, Иске Абдул һәм Новотроицкое мәктәпләре командалары арасында хоккей турниры үтте. Безнең мәктәпнең яшь хоккейчылары, әле уйный гына башлауларына карамастан, үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Яңа...

Новотроицкое авылында хоккей мәйданчыгы ачылуны көтеп алдык. Яңа ел яллары вакытында көннәр җылы торуга да карамастан, шугалак көн саен балаларны кабул итте. Күптән түгел биредә Кнәз, Иске Абдул һәм Новотроицкое мәктәпләре командалары арасында хоккей турниры үтте. Безнең мәктәпнең яшь хоккейчылары, әле уйный гына башлауларына карамастан, үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

Яңа спорт объектында шөгыльләнү бар авыл халкында канәгатьлек кенә тудыра. Ата-аналар да балаларының сәламәтлеген көннән-көн ныграк кайгырта. Инде балаларның күбесендә яңа тимераяклар бар. Кыскасы, яңа корт новотроицкоелыларның яраткан ял урынына әйләнде, дип яза мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары А.Нуретдинова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X