Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мини-футбол буенча көчле командалар билгеле булды

Күптән түгел Сосновый Бор поселогының спорт залында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Анда 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнашты. Барысы бергә ярышларга 11 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Бәтке мәктәбе укучылары яулап алды. Икенче һәм өченче урыннарны Круглое Поле һәм Мәләкәс мәктәпләре укучылары бүлеште. Шулай ук...

Күптән түгел Сосновый Бор поселогының спорт залында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Анда 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнашты. Барысы бергә ярышларга 11 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Бәтке мәктәбе укучылары яулап алды. Икенче һәм өченче урыннарны Круглое Поле һәм Мәләкәс мәктәпләре укучылары бүлеште.
Шулай ук кызлар арасында да (2000 елгы һәм аннан да яшьрәк) мини-футбол буенча район беренчелеге узды. Ярышларда 9 команда катнашты. Беренчелекне Яңа поселогы мәктәбе кызлары яулап алды. Икенче урында Бәтке авылы укучылары калды. Өченче урын исә Кече Шилнә авылы кызларына бирелде, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X