Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Марш-бросокны үтеп, тукайлылар беренче урынны яулады

Казан шәһәрендә хәрби хезмәткә алыначак яшүсмер егетләр арасында республика ярышлары узды. Бәйгенең төп хөкемдары булып спорт туризмы буенча спорт мастерына кандидат Р. Шиполов билгеләнде. Ярыш кысаларында яшьләр 25 километрга сузылган марш-бросокны бер тәүлек эчендә үтәргә тиеш булды, моннан тыш, алар урында ориентлашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә әлеге ярышларда безнең район яшүсмерләре...

Казан шәһәрендә хәрби хезмәткә алыначак яшүсмер егетләр арасында республика ярышлары узды. Бәйгенең төп хөкемдары булып спорт туризмы буенча спорт мастерына кандидат Р. Шиполов билгеләнде.

Реклама

Ярыш кысаларында яшьләр 25 километрга сузылган марш-бросокны бер тәүлек эчендә үтәргә тиеш булды, моннан тыш, алар урында ориентлашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә әлеге ярышларда безнең район яшүсмерләре I урынга лаек булды. Район данын җыелма команда составында Круглое Поле поселогы, Түбән Суыксу, Калмаш мәктәпләре укучылары яклады. Команданың капитаннары - Роза Ананьева (Круглое Поле мәктәбе укытучысы), Николай Хлопунов, Геннадий Бураев (Шилнәбаш) һәм Павел Федотов (Яңа поселогы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X