Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Куркуларын җиңеп, спорт ярышларында бик теләп катнаштылар

«Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм «Спорт хәрәкәте» инвалидлар оешмасы спорт бәйгесе үткәрде. Ярышлар Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбендә узды. Кызлар һәм малайлар өч этапта көч сынаштылар. Алар ераклыкка сикерделәр, эскәмиядән, идәннән гәүдәләрен күтәрделәр, чүгәләделәр, штанга күтәрделәр. Үзләренең куркуларын, чирләрен һәм кыюсызлыкларын җиңеп, балалар спорт ярышларында бик теләп катнаштылар. Спорт...

«Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм «Спорт хәрәкәте» инвалидлар оешмасы спорт бәйгесе үткәрде.

Реклама

Ярышлар Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбендә узды. Кызлар һәм малайлар өч этапта көч сынаштылар. Алар ераклыкка сикерделәр, эскәмиядән, идәннән гәүдәләрен күтәрделәр, чүгәләделәр, штанга күтәрделәр. Үзләренең куркуларын, чирләрен һәм кыюсызлыкларын җиңеп, балалар спорт ярышларында бик теләп катнаштылар. Спорт төрләрендә призлы урыннарны Эльвира Низамиева, Зарина Рахмонова, Полина Семина, Данил Перескоков, Александр Илюхин, Вадим Локманов, Вероника Крохина, Лиза Кудряшова, Александр Плеханов, Риназ Сабитов, Винарис Садыков, Катя Кудряшова, Юлия Газимова, Петр Федотов, Сергей Иванов, Илнур Габдрахманов алды. Алар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде, барлык катнашучылар татлы күчтәнәчләр белән сыйланды. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X