Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләр финал ярышларына әзерләнә

1 һәм 2 февраль көннәрендә Сарман районының Җәлил поселогында 1998-1999 елгы үсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча зона ярышлары узды. Анда республика шәһәр һәм районнарыннан 23 команда көч сынашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Бикләннән Радик Дусманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) 65 килограммлылар арасында беренче урынны алды. Командалар арасында безнең...

1 һәм 2 февраль көннәрендә Сарман районының Җәлил поселогында 1998-1999 елгы үсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча зона ярышлары узды. Анда республика шәһәр һәм районнарыннан 23 команда көч сынашты.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Бикләннән Радик Дусманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) 65 килограммлылар арасында беренче урынны алды. Командалар арасында безнең район көрәшчеләре алтынчы урынга чыгып, 26-27 апрельдә Актанышта узачак финал ярышларына үтте. Әлеге мәртәбәле ярышларда республиканың иң көчле 12 командасы катнашачак. Районыбыз көрәшчеләренә дә уңышлар теләп калабыз, дип хәбәр итте редакциягә районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт татарбашкорт көрәше