Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш буенча ачык беренчелек узды

Күптән түгел районның җыелма командасы тренер Ф. Гыйзәтуллин истәлегенә багышланган татар-башкорт көрәшенең V ачык турнирында катнашты. Анда республиканың 10 районыннан барлыгы 110 спортчы үз көчләрен сынап карады. Иң-иңнәр рәтендә безнең район егетләре дә бар. Илназ Рамазанов, Фәнил Әхмәтшин (икесе дә Бикләннән), Инсаф Әхмәтов (Иске Абдул) үз авырлыклары буенча беренчелеккә чыктылар....

Күптән түгел районның җыелма командасы тренер Ф. Гыйзәтуллин истәлегенә багышланган татар-башкорт көрәшенең V ачык турнирында катнашты. Анда республиканың 10 районыннан барлыгы 110 спортчы үз көчләрен сынап карады. Иң-иңнәр рәтендә безнең район егетләре дә бар. Илназ Рамазанов, Фәнил Әхмәтшин (икесе дә Бикләннән), Инсаф Әхмәтов (Иске Абдул) үз авырлыклары буенча беренчелеккә чыктылар. Икенче урында Ингель Мөхәммәдиев (Биклән) һәм Эмиль Закиров (Теләнче Тамак) булса, өченче урынга Радик Дусманов (Биклән) лаек булды. Ә команда зачетында райондашларыбыз икенче урынга чыкты. Спортчыларыбызга алга таба да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X