Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кнәздә инвалидлар ярышты

Кнәз авылының мәдәният йортында ветераннар һәм инвалидлар арасында спорт ярышлары үтте. Хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары үзара армспорт, шахмат, шашка, дартс буенча көч сынашты. Җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләде. Алар: район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Г. Гыйниятуллина, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы Я. Зыятдинова, Г. Семенова. Ярышларга шулай ук...

Дартс уены һәм шашка буенча ярышта В. Новокрещеновка тиңдәшләр булмады. Б. Калининның да уңышлары мактанырлык: шахмат буенча - икенче, шашка буенча өченче урынга чыкты. З. Баев исә дартс уены буенча өченче, ә шашка буенча икенче урынны яулады. Хатын-кызлар арасында да иң-иңнәр билгеләнде. Н. Корбанова дартс уенында икенче, ә шашка буенча өченче урынны алды.

Кнәз авыл җирлеге исеменнән һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Спорт ярышлары тәмамлануга барысын да әзерләнгән мул сыйлы чәй өстәле янына чакырдылар. Бу көнне мәдәният йортына килгән һәркем чарадан бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар