Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кече Шилнәдә – Сәламәтлек көне

Кече Шилнә мәктәбендә, гадәттәгечә, быел да Сәламәтлек көне үткәрелде. Ярышлар алдыннан балалар тантаналы линейкага җыелды. Анда "Яңа буын" яшьләр хәрәкәтендә катнашучы X сыйныф укучылары чыгыш ясады, алар тыңлаучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Кичәгә кунак итеп чакырылган ветеран-спортчы Т. Бәхтегәрәев, спорт мастеры К. Фәрдиев, Н. Фирстова үзләренең спорттагы уңышлары...

Кече Шилнә мәктәбендә, гадәттәгечә, быел да Сәламәтлек көне үткәрелде. Ярышлар алдыннан балалар тантаналы линейкага җыелды. Анда "Яңа буын" яшьләр хәрәкәтендә катнашучы X сыйныф укучылары чыгыш ясады, алар тыңлаучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Кичәгә кунак итеп чакырылган ветеран-спортчы Т. Бәхтегәрәев, спорт мастеры К. Фәрдиев, Н. Фирстова үзләренең спорттагы уңышлары турында сөйләделәр. Аннары чарада катнашучыларның барысы да җыелып чаңгыга бастылар. Ул запастагы капитан В.Серебряков истәлегенә багышланды. Беренче булып дистанцияне бакча балалары, аннары укучылар үтте. Килгән кунаклар да узыштан читтә калмады. Чаңгы ярышларыннан соң очрашуда катнашучылар мәдәният йортында генерал-майор А. Богомолов призына теннис, шахмат, шашка буенча көч сынаштылар. Спорт бәйрәме җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт сђламђтлек