Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ката һәм кумитэ буенча көч сынаштылар

15-16 декабрьдә Сосновый Бор поселогының "Яшьлек" спорт комплексында сито-рю бергә-бер көнчыгыш көрәше буенча ТР беренчелеге, ТР чемпионаты үтте.

Ярышларга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Можга, Менделеевск, Әгерҗе шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. Безнең районнан тренерлар Владимир Заикин һәм Олег Хафизов җитәкчелегендә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.

Ката буенча шәхси беренчелектә үз яшьләрендә Руслан Чекушков, Александра Кустовская, Алмаз Гатин, кумитэ буенча шәхси беренчелектә үз яшьләрендә Руслан Чекушков, Эльвина Хәбибуллина, Илназ Абделвәлиев беренче урыннарны алдылар. Команда составында ката буенча 10-13 яшьлекләр арасында Булат Гәрәев, Дамир Садриев, Руслан Чекушков, 14-17 яшьлекләр арасында Евгений Кузнецов, Алмаз Гатин, Никита Заикин беренче урынга чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт