Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хәрби-кулланма көрәш төрләре буенча ярыштылар

26 сентябрьдә Сосновый Борның "Яшьлек" спорт комплексында 14-16 яшьлек егет һәм кызлар арасында хәрби-кулланма көрәш төрләре буенча ярышлар үтте.

Көч сынашуда гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм яшүсмерләр клубларыннан 10 команда катнашты. Алар көрәшнең ун төре буенча ярыштылар. Командалар хәрби темага викторинада катнаштылар, граната ату, пневматик винтовкадан ату, автоматны сүтеп җыю, аркылы борыста күтәрелү, ераклыкка йөгерү, идәннән кул белән күтәрелү, мини-футбол буенча көчләрен сынадылар.

Командалар арасында беренче өч урынны Калмаш, Кнәз, Теләнче Тамак урта мәктәпләре бүлеште.

Шәхси беренчелектә дә ярыш төрләре буенча урыннар билгеләнде. Йөгерү буенча беренчелекне кызлар арасында Круглое Поледан Л.Инкина, егетләр арасында Калмаштан И.Ясәвиев яулады. Граната атуда Кнәздән Р.Йосыповка, аркылы борыста күтәрелүдә Шилнәбаштан А.Гыйльметдиновка, идәннән кул белән күтәрелүдә Кнәздән А.Гатинага, автоматны сүтеп җыюда Калмиядән А.Заһировка тиңнәр булмады.

Гомуми район беренчелегендә мәктәпләр арасында беренче урын калмашлыларга, икенче урын кнәзлеләргә, өченче урын теләнчетамаклыларга бирелде. Җиңүчеләр яшүсмерләр клубының мактау грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде.

4-6 октябрьдә хәрби-кулланма көрәш төрләре буенча ярышлар республика күләмендә дәвам итте. Башкаладагы спартакиадада район һәм шәһәрләрдән 12 командада 84 кеше катнашты.

Безнең районны Калмаш, Кнәз, Теләнче Тамак, Күзкәй мәктәпләре тәкъдим итте. 100 метрга йөгерүдә шәхси беренчелектә Калмаш мәктәбеннән Илнур Ясәвиев - өченче, автомат сүтеп җыюда Күзкәйдән Ләйсән Вәлиева республика күләмендә икенче урынны алдылар. Районның җыелма командасына граната ату буенча - икенче, аркылы борыста күтәрелү һәм автомат сүтеп җыюда өченче урын билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт спортивная борьба