Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың спорт темасын яктыртучы журналистлары белән очрашты

Узган атнаның шимбәсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин спорт темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты. ТР Дәүләт Советында узган әлеге очрашуда район, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларыннан 60ка якын журналист катнашты.

Очрашу максатларының берсе - республиканың спорт, физик культураны үстерү юнәлешен сайлавын калку итеп күрсәтү. «Спорт коллективлары, җәмгыятьләре тырышлыгын күрә белеп, аларга һәрдаим ярдәм итәргә, татарстанлыларны спорт тирәсендә берләштерергә кирәк. Спорт республиканың йөзе, үсеш этәргечләренең берсенә әйләнергә тиеш», - диде Фәрит Хәйруллович.
ТР Дәүләт Советы Рәисе үзе җитәкләгән федерация эше турында да сөйләп узды.
Волейбол федерациясе тарафыннан республикада ел саен 100дән артык спорт чарасы үткәрелә. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, спортның башка төрләре белән чагыштырганда, волейбол артык зур чыгымнар сорамый. Шул сәбәпле әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр ел саен арта.
Очрашуда шулай ук республикада, аеруча муниципаль берәмлекләрдә, волейболны популярлаштыру, үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X