Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әмир – биеклеккә сикерүдә җиңүче

Яңа поселогындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ябык бинада биеклеккә сикерү буенча ачык беренчелек үтте. Чараны җиңел атлетика буенча яшь тренер Анатолий Егоров оештырды.

Ярышларда Яр Чаллының 12нче мәктәбе спортчылары, районның Борды, Мусабай Завод һәм Яңа поселогы командалары катнашты. Барлыгы 21 егет һәм 20 кыз килгән иде. Яшь атлетларны да, тәҗрибә туплаганнарын да күзәтү бик тә кызыклы булды. Атлетлар сикерә тордылар, биеклекне һаман да арттыра бардылар. Бордыдан Алина Әшрәфуллина, Яңа поселогыннан Азалия Шәрәпова, Чаллыдан Диана Нургалиева, Настя Скоробова, Дима Шмыков, Артур Барабаш, Стас Иванов үз категорияләрендә җиңүчеләр булдылар. Ниһаять, иң көчле өч спортчының көч сынашыр вакыты җитте. 150 сантиметр биеклекне узып, Яңа поселогы спорт мәктәбеннән Тарас Кавтеладзе (тренеры Анатолий Егоров) өченче урынны алды. Тренер Гаяз Бакусевта шөгыльләнүче Борды егете, ТР беренчелекләрендә күп мәртәбәләр призлы урын алган Ленар Фазлыев 155 сантиметр биеклеккә сикереп, икенче урынны яулады. Яңа поселогыннан Әмир Имаевка бөтенләй тиңнәр булмады. Башта ул 160 сантиметрны үтте, аннары 165не, аннары тренер рөхсәте белән планканы 167 сантиметрга күтәрделәр. Ул биеклекне дә үтеп, Әмир районның абсолют чемпионы булды. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, медальләр һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X