Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Эчке эшләр хезмәткәрләре ярышты

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы спартакиадасы кысаларында Алабуга шәһәрендә узган бокс буенча чемпионатта безнең район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә И. Бәшәров - 60 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында, М. Санников - 81 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында өченче урынны алдылар, М. Алибеков 90 килограммга кадәрге авырлыкта беренче...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы спартакиадасы кысаларында Алабуга шәһәрендә узган бокс буенча чемпионатта безнең район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә И. Бәшәров - 60 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында, М. Санников - 81 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында өченче урынны алдылар, М. Алибеков 90 килограммга кадәрге авырлыкта беренче урынга чыкты.

Реклама

Район бүлеге хезмәткәрләре үз категорияләрендә 22 команда арасында, җыелган очколар санына карап, дүртенче урынга чыктылар. Беренчелекне Алабуга районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре яуладылар, икенче һәм өченче урыннарны Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Үзәк районы бүлеге хезмәткәрләре һәм Зәй районы Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X