Якты юл
  • Рус Тат
  • Дзюдочылар ачык ишекләр көне уздырды

    Үткән җомгада Кече Шилнә авылы мәктәбендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге ачык ишекләр көне уздырды.

    Чарада барлыгы 78 кеше катнашты. Бу - Кече Шилнә мәктәбе укчылары, аларның ата-аналары һәм "Колосок" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар. Дзюдо белән шөгыльләнүчеләр кунаклар алдында чыгыш ясадылар, республикакүләм укучылар спартакиадасында җиңүчеләрне котладылар. Әлеге кызыклы чара фикер алышу, күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: