Якты юл
  • Рус Тат
  • Данил Галиев истәлегенә милли көрәш турниры узды

    Түбән Камада милли көрәш буенча XX республика турниры узды. Ул ТРның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышлап үткәрелде. Ярышта 36 команда составында 300 спортчы көч сынашты. Районыбыз көрәшчеләре 10нчы урынга лаек булды.

    65 килограммга кадәрге авырлыкта 32 спортчы арасыннан Артур Җиһаншин (Теләнче Тамак) - IV урын, ә 75 килограммнан да авыррак үлчәү категориясендә 45 кеше арасында Руслан Әюпов (Яңа поселогы) V урынны алдылар. Монда көрәш ветераннары да аерылып чыкты. I урында - Марат Галиев, II урынга Марс Гафаров чыкты.

    Теги: спорт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: