Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Cпорт остасы истәлегенә ярыш

17 мартта Мәләкәс урта мәктәбенең спорт залы зур көрәш мәйданына әверелде. Монда СССРның авыр атлетика буенча спорт остасы, Россия һәм Татарстан Республикасының берничә тапкыр гер спорты чемпионы, күп тапкырлар татар-башкорт көрәше республика батыры Василий Николаев истәлегенә көрәш ярышлары үтте.

Ярышта 1994-1995 елгы егетләр бил алышты. Алар районыбыздан тыш, Түбән Кама, Зәй районнарыннан килгән иде.

Ярыш байрагын күтәргәннән соң, бәйгене алып баручы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Илдус Илдарханов Василий Николаевның тәрҗемәи хәле һәм спорттагы уңышлары белән таныштыра, милли көрәш буенча биш тапкыр ТР чемпионы исемен яулаган батыр көрәшче истәлегенә багышланган ярышны ачык дип игълан итә.

- Районыбызда күренекле шәхесләр, спорт осталары истәлегенә әледән-әле ярышлар үткәрелә. Мондый ярышлар яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, -
дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев.

Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев, Василий Николаевның авылдашы, көрәшче Фәрит Сәетов, Зәй районы вәкиле Шамил Сәлахов, В. Николаев турында җылы истәлекләр белән уртаклашып, яшь спортчыларга уңышлар теләделәр. Ярышка көрәшчеләр Рәкыйп Хәмитов, Айрат Гыйлаев, Нәгыйм Мөҗәһитов, Мирзасалих Хәнипов, Фәрит Шәрипов, Илшат Гыйльметдинов, район мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре башлыклары Рамил Исаев, Илнур Гәрәев, район яшүсмерләр клубы директоры Тәнзил Хәмәдиев килгән иде.

Яшьләр көрәшен тамаша кылырга килүчеләр арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Илшат Сибгатуллин (Актаныш) белән сөйләшеп алам. Ул милли көрәшебезнең тәрбияви ягын зурлый. Үзе белән өч игезәк малайларын дә алып килгән. "Бәләкәйдән көрәшнең ямен күреп үссеннәр", - ди ул, келәмдә барган кискен көрәшне күзәтеп.

Әтисе истәлегенә багышланган ярышка улы Василий һәм кызы Светлана да килгәннәр иде. Алар спортчы әтиләрен җылы хисләр белән искә алалар. Ярышны оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткереп, көрәшчеләргә истәлек бүләкләрен тапшырдылар.

Баш хөкемдар һәр үлчәү төре буенча җиңүчеләрне игълан итә. Алар түбәндәгеләр: 50 килограмм үлчәү авырлыгында беренче урында Радик Камалов (Яр Чаллы), икенчедә - Рәмис Сәхәбетдинов (Теләнче Тамак); 50 килограммнан югары үлчәүдә - беренче урында Илнур Рамазанов (Биклән), икенчедә - Инсаф Ямалов (Теләнче Тамак), өченчедә - Марсель Сәмигуллин (Мәләкәс); 60 килограмм авырлыкта беренче - Булат Фәхриев (Биклән), икенче - Игорь Давыдов (Зәй), өченче - Радик Усманов (Биклән); 65 килограмм авырлыкта беренче - Артур Җиһаншин (Теләнче Тамак), икенче - Артур Хөсәенов (Мәләкәс), өченче - Илнур Закиров (Иштирәк); 70 килограммда беренче - Тимур Сафин (Иске Абдул), икенче - Владислав Адамов (Мәләкәс), өченче - Ринат Мингалиев (Яңа Бүләк); 75 килограммда - беренче Айзат Фәйрушин (Зәй), икенче - Илназ Гыйльмияров (Теләнче Тамак), өченче - Салават Заһиров (Калмия); 80 килограммда - беренче Рамил Фәрхетдинов (Зәй), икенче - Радик Ермолаев (Биклән); 80 килограммнан югары категориядә Радик Ермолаев (Биклән), Айрат Вәлиевлар (Круглое Поле) җиңү яулады.

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Айрат Гыйлаев матур көрәш алымнары кулланып җиңүе өчен Булат Фәхриевка шәхси бүләген тапшырды. Җиңүгә омтылышлы көрәше өчен Артур Хөсәенов махсус бүләккә ия булды. Яшь көрәшчеләрнең һәркайсына дипломнар, вымпеллар, Мактау кәгазьләре, акчалата бүлләкләр тапшырылды. Ярышны оештыруга булышлык күрсәткән иганәчеләр - фермер Минталип Миңнехановка, Илшат Гыйльметдиновка, Мирзасалих Хәниповка, Фәрит Шәриповка, Юрий Морозовка, Рәкыйп Хәмитовка спортчылар зур рәхмәтләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт