Якты юл
  • Рус Тат
  • Булат Сибгатуллин истәлегенә оештырылган турнирда безнең район көрәшчеләре дә призлы урыннар алды

    Яр Чаллының 52нче номерлы мәктәбендә көрәшче Булат Сибгатуллин истәлегенә татар-башкорт милли көрәш буенча IV ачык турнир үткәрелде.

    Ул 1997 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында узды. Ярышларда барлыгы 27 команда составында 120дән артык спортчы көч сынашты. Безнең районнан Комсомолец поселогы һәм Иске Абдул авылы көрәшче егетләре катнашты. Үзләренең авырлыклары буенча II урынны Данил Миңнеханов, III урынны Айдар Устинов белән Марат Гаҗетдинов яулап алдылар. Илгиз Саттаровны исә «Җиңүгә омтылыш» номинациясе буенча котладылар, дип хәбәр итте безгә яшүсмерләр клубы тренерлары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: