Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бордыда чемпионнар үсә

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Борды филиалында шөгыльләнүче яшүсмерләр соңгы 3 елда җиңел атлетика буенча район бәйгеләрендә генә түгел, республика чемпионатларында иң яхшы күрсәткечләр яулыйлар. Шушы көннәрдә Татарстанның кышкы беренчелегендә җиңү яулаган укучыларның үзләре һәм аларның тренерлары белән танышып, көндәлек тренировкаларында булып кайттым.

«Җиңүләр үзеннән-үзе килми, бу, иң беренче чиратта, тренерның тынгысыз, тырыш хезмәте, аның һәр көнне, һәрдаим махсус күнегүләр аша балаларда спортка мәхәббәт, ихтыяр көче тәрбияли алуының күркәм нәтиҗәсе. Безгә тәҗрибәле тренер, җиңел атлетика буенча спорт мастеры Гаяз Бакусев килгәннән бирле балаларның физкультура дәресләренә мөнәсәбәте тамырдан үзгәрде, шулкадәр яратып, берсен-берсе узышып шөгыльләнәләр, - ди Борды урта мәктәбе директоры Валерий Утяшов.

Моның шулай икәненә балаларның шат авазларыннан гөрләп торган спорт залына кергәч инандым. Совет чорында махсус стандартлар буенча зур ярышлар үткәрерлек итеп төзелгән иркен залда спортның теләсә нинди төре белән дә шөгыльләнү өчен урын җитәрлек. Шәһәр мәктәпләрендәге кебек заманча тренажерлар булмаса да, хәзинәдәгесе белән җиһазлаганнар: спорт стенасы да, волейбол сеткасы да, футбол туплары да, агач киртәләр дә, маталар да җитәрлек. Зал бераз салкынчарак, әле көздән генә икешәр метр биеклегендәге тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар, ахыргача эшләп бетергәч җылыначак, дип ышандырды мәктәп директоры. Хәер, гел хәрәкәтләнеп торган балалар аңа игътибар да бирми, янып-пешеп шөгыльләнәләр. Гаяз Зариф улы зур горурлык белән үзенең «чемпионнары» белән таныштыра. Коңгырт-кара күзләреннән очкыннар бөркелеп торган озын буйлы Ленар Фәйзиев әле VIII сыйныфта гына укый икән. Яңа елга әзерләнгән көннәрдә X сыйныф укучысы Светлана Маклакова белән бергә бик тә әһәмиятле бәйгедә район данын яклап чыгыш ясаганнар һәм җиңү яулап кайтканнар алар. Озынлыкка сикерүдә республика кышкы беренчелегендә Ленарга тиңнәр булмаган.Туган мәктәбенә беренче дәрәҗә диплом һәм алтын медаль алып кайткан ул. Кызлар арасындагы киеренке бәйгедә иң яхшы күрсәткечләрнең берсенә ирешкән Светлана көмеш медаль һәм икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Шул ук сыйныфтан Елена Утяшова, җиңел атлетиканың 7 төрендә дә уңышлы чыгыш ясап, яшүсмерләрнең Татарстан чемпионатында өченче призлы урынга лаек булган. Җыйнак кына гәүдәле, очкын кебек җиңел бу кыз балаларда шундый зур җиңүләргә ирешерлек көч каян килә дип, ихластан хәйран калырлык! Көн саен Бордыбаштан килеп, VIII сыйныфта укучы тыйнак егет Илназ Абдуллин фәннәрне яхшы үзләштерү белән беррәттән спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Киртәләр аша 400 метрга йөгерү буенча Татарстан беренчелегендә, секундларга гына калышып, икенче призлы урынга чыккан ул. Очрашуга килгәндә дәрәҗәле бүләкләрен дә алып килүләрен сораган идем: истәлеккә фотога медальләрен тагып төштеләр спортчылар.

Алар күнегүләр ясаган арада Гаяз Зариф улы белән аның тренер-педагог буларак узган хезмәт юлы белән кызыксынам. Тумышы белән Үзбәкстан якларыннан ул, Фирганәдә физкультура институтын тәмамлаган. Озак еллар шул уку йортында өлкән тренер булып эшләгән, олимпиада резервы өчен бик күп спортчылар әзерләгән. СССР таралып, Үзбәкстанда чуалышлар башлангач, гаиләсе белән башта Тула өлкәсенә, аннан Чаллыга күчеп килгән. 2000 елдан Тукай районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкән тренер булып эшли. 73 яшьтә булуына карамастан, күңеле көр, шат аның. Балалар бик яраталар үзен. "Таләпчән дә, аталарча олы йөрәкле, игътибарлы һәм кайгыртучан ул безнең Гаяз абый".

Талантлы спортчылар үстерү өчен нәрсә кирәк дигән сорауга: "Иң мөһиме, баланың үзендә зур теләк булу һәм үз көченә ышануы һәм, әлбәттә, әти-әнисенең терәк булуы. Бу балаларның әти-әниләре белән эшләү дөнья рәхәте: бөтен ярышларга да бик теләп, хәер-фатыйхаларын биреп озаталар. Аннан соң җитәкчелек тарафыннан ярдәм бик тә кирәк. Ярышларга команда белән җәяү чыгып китеп булмый, ә мәктәпнең үз автобусы юк. Бу нәүбәттән район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевка шулкадәр рәхмәтле без. Менә шулай чемпионнарны уртак көч, уртак тырышлык белән әзерлибез. Транспорт булмаса, һәр якшәмбе көнне шәһәргә барып, заманча тренажерлар белән җиһазланган спорт манеженда да шөгыльләнә алмас идек. Укучыларга бик тә ошый анда, атнага тагын бер көн булса иде, диләр. Кышкы юлларга да чыгасылары килә балаларның, тик күмәк ярышларда катнашыр өчен чаңгылар җитешми. Спорт белән җитди шөгыльләнергә уйлаган балалар өчен елның һәр фасылында төрле спорт ярышларында катнашу, көчен-мөмкинлеген әледән-әле сынап карау бик тә мөһим. Ә киләчәк планнарга килгәндә, зур өметләр баглардай сәләтле балалар җитәрлек бу филиалда.Аларның зур җиңүләре әле алда, - диде тренер-педагог Гаяз Бакусев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт