Билбаулы көрәш
Норлат районының Чулпан урта мәктәбендә билбаулы көрәш буенча республика беренчелеге узды. Быел ул ТРның атказанган механизаторы, Бөек Ватан сугышы ветераны С. Хәбибуллин призына һәм Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап үткәрелде. Ярышларда республиканың 7 районыннан спортчылар көч сынашты. Районыбыз яшьләре дә уңышлы чыгыш ясадылар. Камилла Елисеева (Круглое Поле), Илназ Рамазанов, Гөлназ...
Норлат районының Чулпан урта мәктәбендә билбаулы көрәш буенча республика беренчелеге узды. Быел ул ТРның атказанган механизаторы, Бөек Ватан сугышы ветераны С. Хәбибуллин призына һәм Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап үткәрелде. Ярышларда республиканың 7 районыннан спортчылар көч сынашты.
Районыбыз яшьләре дә уңышлы чыгыш ясадылар. Камилла Елисеева (Круглое Поле), Илназ Рамазанов, Гөлназ Нурмиева, Фәнил Әхмәтшин (Биклән) I урыннарны алдылар. Нурислам Әхмәтов (Круглое Поле), Радик Дусманов (Биклән) II урыннарга лаек булдылар. Ә Николай Хөсәенов (Бәтке), Азамат Гайнетдинов (Круглое Поле), Айназ Сәрвәров, Ингель Мөхәмәдиев (Биклән) һәм Алсу Закирова (Мәләкәс) III урынга чыктылар. Тукайлылар командасы II урынны алып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев