Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырлар онытылмый

17 мартта Мәләкәс урта мәктәбендә танылган спорт остасы, тренер Василий Николаев истәлегенә 1995-1997 елларда туган яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча ярышлар узды.

Василий Порфирьевич авыр атлетика буенча, милли спорт төрләре буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән, күп кенә яшьләрне олы келәмгә алып чыккан хөрмәтле шәхес. Әлеге көрәш бәйгесенә килүчеләр аны җылы сүзләр белән искә алды. Көч сынашуда батырның якташлары Зәй районыннан килгән кунаклар һәм Тукай районы яшь спортчылары катнашты. Аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр ташырылды. Ярышка танылган көрәш осталары Айрат Гыйлаев, Хәмит Рәкыйповлар да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт